Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы

Спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан республикада беренче мәртәбә, 6 ноябрь көнне, дәүләт хөкүмәтенең башкарма органнарында, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарәләрендә эшләүче хезмәткәрләр арасында зона спартакиадалары үтте.

Ул көнне республиканың Иделаръягы зонасына кергән Апас, Буа, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагы һәм Казан артындагы Биектау районы командалары Яшел Үзән шәһәренә җыелды. Безнең районнан әлеге чарада утызлап спортчы катнашты. Һәр делегация сигез командага бүленеп мини-футбол, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетика, шахмат, шашка һәм гер күтәрү буенча көч сынашты. Шашка буенча районыбыз данын яклаган Данир Шәрәфетдинов һәм Алевтина Хемницер барлык көндәшләрен дә отып, беренче һәм гер күтәрүдә Наил Шихранов өченче урынны яулады. Гомум команда буенча безнең спортчыларыбыз финалга үттеләр һәм ноябрь ахырларында Казан шәһәренең универсиадага дип төзелгән спорт залларында узачак ярышларда катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дәүләт хезмәткәрләре