Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дәресләргә чакырып чыңлый кыңгырау

Табигатьтә янә көз! Ул үзенең алтынсу төсмерләргә бай булган көннәре белән гүзәл бәйрәмнәрнең берсен-Белем көнен алып килә.

1 сентябрьдә республикада 2 меңгә якын мәктәп үз укучыларын кабул итү өчен ишекләрен ачты. Агымдагы уку елында аларга 370 меңнән артык укучы киләчәк. Ә менә 37211 укучы мәктәп бусагасы аша тәүге адымын атлаячак.

Әйе, беренче кыңгырау беренче сыйныф баласы, аның әти-әнисе өчен аеруча онытылмаслык вакыйга. Чөнки аларны киләчәктә кызыклы мәктәп тормышы көтә.

Агымдагы уку елында район үзәгендәге 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенә 47 бала 1 сыйныфка килде. Аларны һәм яңа уку елы башлану көне уңаеннан котларга дип тантанага район башлыгы Тимур Нагуманов һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе Валерий Петрович Кандилов килде.

1 сентябрь -Белем көне белән котлап, район башлыгы Тимур Нагуманов укучыларга һәм мәктәп коллективына изге теләкләрен юллады.

-Әле кичә генә табигатьтә җәй иде. Инде менә көзнең беренче көне барыгызны да бирегә җыйды. Алда сезне янә файдалы һәм вакыйгаларга бай булган кызыклы уку елы көтә. Аны сынатмый, тырышып, нәтиҗәле үткәрүегезне телим, -диде Тимур Нагуманов чыгышында. Белем көне уңаеннан үзенең теләкләрен ТРның социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе Валерий Петрович Кандилов да ирештерде.

Әлбәттә бәйрәм бүләксез булмый: район башлыгы беренчеләргә уку кирәк-яраклары тупланмасын (рәсемдә), ә Валерий Петрович Кандилов мәктәпнең иң алдынгы, төрле олимпиадаларда җиңү яулап килгән укучысына бүләк тапшырды.

Укучыларны дәрескә чакырып беренче кыңгырау чыңлады. Ә беренче дәрес исә, киләсе елда республикабызда үтәчәк Универсиада темасына багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белем көне