Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

“ Дальний”дагы хәл тетрәндерде

15 март көнне РФ Эчке министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә, 9 март көнне, көндезге икеләр тирәсендә Казан шәһәренең "Дальний" 9 нчы полиция бүлегенә тотып китерелгән Сергей Назаровның үлеме белән бәйле гадәттән тыш хәл уңаеннан эчке эшләр бүлеге каршындагы Иҗтимагый советның чираттан тыш утырышы үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр...

Тикшерү материаллары буенча, 10 март көнне 15 сәгать тирәсендә ашыгыч медицина ярдәме бригадасы Казанның "Дальний" полиция бүлегеннән туры эчәге зарарланган Казанда яшәүче 52 яшьлек С. Назаровны 18 нче шәһәр хастаханәсенә китерә. Хирургларның операциясеннән соң әлеге ир- ат реанимация бүлегенә күчерелә. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмыйлар, ул хастаханәдә җан бирә. Полиция полковнигы С. Лисафинның чыгышыннан бәян ителгәнчә, 9 март көнне исерек хәлдәге С. Назаров Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.1 маддәсендә каралган вак хулиганлык өчен полиция бүлегенә китерелә. Ир- атның мондый гамәлләр өчен 6 мәртәбә тоткарлануы ачыкланган. 9 март көнне кулга алынгач, ул эче авыртуына зарлана һәм ашыгыч медицина ярдәме чакыртыла, авыртуны басучы укол ясагач ул госпитализациядән баш тарта. 10 март көнне ул янә эче авыртуына зарлана, бу юлы инде аны табиблар "туры эчәк өзелүе" диагнозы белән хастаханәгә алып китәләр һәм ул анда операциядән соң үлә. Әлеге факт буенча ТР Тикшерү идарәсенең Үзәк районара бүлегендә, РФ Җинаятьләр кодексының көч кулланып вазифаи вәкаләтләрне арттыру (286 нчы маддәнең 3 нче өлеше, "а" пункты), зыян күрүче өстеннән мыскыллаулар кылып, сәламәтлеккә алдан уйлап авыр зыян салу (111 нче маддәнең 2 нче өлеше, "б" пункты) җинаять билгеләре буенча эш кузгатылган. Бу хәл Россиядә кискен резонанс кузгатты. Полиция структурасының барлык звеноларында да әлеге гадәттән тыш очракны тикшерү буенча утырышлар, киңәшмәләр үткәрелде. Мәскәү өлкәсендәге эчке эшләр бүлеге начальнигы, майор Евсюковның исерек килеш табельле пистолеты белән кешеләрне атуы да халык арасында ыгы- зыгы китереп чыгарган иде. Татарстан полициясендәге трагедиягә федераль министрлык яшен тизлегендә реакция ясады. Россиянең Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев видео элемтә аша үткәрелгән коллегия утырышында "беркем дә кешенең иң кадерлесен- бердәнбер гомерен тартып алырга хаклы түгел. Ни үкенеч, Казан фаҗигасе- ул бердәнбер түгел, ул гадәттән тыш хәлләрнең сәбәпләрен ныклап тикшереп, алга таба, шундый хәлләр кабатланмасын өчен, чараларын күрергә кирәк-, диде. Әйе, бөек рус шагыйре В. Маяковский әйтмешли, минем милициям (хәзер инде полиция дип әйтәбез) мине якласын. Халык алардан куркып саклану чарасын күрмәсен, аңа нәфрәт белән карамасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция