Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлеләр җиңүче

Бүген Чүпрәле районы боз мәйданчыгында Иделаръягы районнары катнашында хоккей буенча турнир булды.

Әлеге турнир традиция буенча инде 15нче сезон уздырыла. Һәм ул заманында Чүпрәле районында хоккей уенына нигез салучы спортчы, әмма вакытсыз дөньядан киткән Илдар Хәлиуллов истәлеген мәңгеләштереп булдырылган Чүпрәле муниципаль районы башлыгы призы өчен үтә.
Турнирда Апас, Тәтеш, Югары Ослан, Чүпрәле командалары көч сынашты. Урамда һава торышының -20дән дә түбән торуы, командалар уенчыларын да, уенны карарга килүчеләрне дә куркытмады. Командаларның һәрберсе җиңүгә омтылды. Билгеле инде, һәр уенның иң-иңе, җиңүчесе була. Җиңү өчен барган киеренке көрәштә апаслыларны 5:4 исәбе белән отып, чүпрәлеләр беренчелекне яулады. Апас белән Тәтеш командасы икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.
Турнирга нәтиҗә ясаганда Чүпрәле районы башлыгы Тимур Нагуманов чүпрәле хоккейчыларын җиңү белән котлады. Илдар Хәлиуллинның гаиләсенә истәлек бүләге тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт