Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чуваш милләтенең иң чибәр кызлары

Үткән атнаның җомгасында район мәдәният йортында "Чуваш чибәре-2011" бәйгесе булып үтте. Әйтергә кирәк, көз аена туры килгән әлеге тамаша гүзәл бер бәйрәмне хәтерләтте.

Ярышта чуваш телен, мәдәниятен һәм тарихын яхшы белгән урта мәктәптә укучы кызлар катнаш-ты. Район мәктәпләреннән килгән 12 чибәрне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов рәислегендәге жюри әгъзалары бәяләде.

"Чуваш чибәре-2011" бәйгесе быел алтынчы мәртәбә үткәрелә. Бәйгене үткәрүнең максаты да яшь буынның чуваш милләтенең рухын, ана телен белүләрен, киләчәктә дә бу юнәлештә максатчан эш алып баруларын булдыруга юнәлдерелгән. Бу урында бәйгенең елдан-ел күркәм төс ала баруын да искәртеп үтәргә кирәктер. Бу юлы да ул кызларның зәвыклы чыгышлары белән истә калды

Иң элек, бәйгене башлап, "2008 ел Чуваш чибәре" Кристина Гаврилова җыр-моң белән кызларга изге теләкләрен, уңышлар юллады.

Бәйгенең төп өлеше булып-үзтәкъдирнамә торды. Биредә кызларга милләт тарихына, үткәннәргә дә кайтырга туры килде. Шулай ук, бу өлештә алар үзләре әзерләгән милли ризыкларны жюри хозурлыгына тапшырдылар.

Аннан чуваш чибәрләре үзләренең осталыкларын сәнгать номерлары аша күрсәттеләр. Бу өлештә дә кайсыдыр кызны аерып күрсәтү мөмкин түгел иде, һәркем үз талантына карап матур чыгыш әзерләгән. Ә аннан кичке заманча күлмәкләр, туй күлмәкләре тәкъдим итү...

Шулай итеп, бәйрәм дәвамында берсеннән-берсе уздырып, чуваш телендә гаҗәеп матур җырлар башкарган, сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләгән, заманча милли киемнәр киеп, күңелләрне күтәргән 12 кызның ярышына нәтиҗә ясау жюри әгъзаларына да бер дә җиңел булмады.

-Әлеге хакта жюри рәисе Айрат Җәлалов үзенең чыгышында чуваш кызларының һәрвакыт уңган-булган, район күләмендә үткәрелүче барлык чараларда да актив катнашучылар икәнлеген әйтеп үтте.

-Тыйнаклыкта бөтен сыйфатлар да туплана. Бүгенге чарада без чуваш милләтенең асылын, сыйфатын әлеге гүзәлләребез аша күрдек. Әйтергә кирәк, бүгенге бәйрәм биредә утыручы барлык тамашачылар өчен гүзәл бер бүләк булды, - диде ул.

Бәйге дәвамында тамашачыларга үзләренең җыр-моңнары белән ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Сердцева, "Чуваш сандугачы" конкурсы лауреаты Наталья Васильева, Чуваш Шәйморзасыннан яшь эстрада артисты Дмитрий Глухов күңелле рух өстәп тордылар.

Сүз дә юк, кызлар чибәр, алар гүзәл, әмма бәйгенең төп җиңүчесе бер генә була. Һәм бу көнне бердәм карар белән "Чуваш чибәре-2011" исеме Алешкин-Саплыктан Анжелика Фадеевага бирелде. Ә бәйгедә катнашучыларның һәркайсы аерым номинацияләр буенча җиңү яулап, дипломнарга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Бу көнне бәйгедә "Сувар" газетасының редакторы Константин Малышев та катнашты. Ул һәрбер кызның үзенә генә хас үзенчәлеге барлыгын билгеләп үтеп, махсус әзерләгән бүләкләрен Чуваш Чүпрәлесеннән Мария Ефремовага тапшырды. Әлеге бәйгене әзерләгәндә төп иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләргә Чуваш милләт мәдәният үзәге директоры Алексей Ярухин рәхмәтләрен белдерде.

Ә инде Анжелика Фадеевага республика күләмендә үткәрелүче бәйгедә район данын якларга туры киләчәк. Аңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев