Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүптән арына алырбызмы?

Район торак пунктлары җирлекләрендә санитар чистарту икеайлыгы ахырына якынлаша.

Аның ничек барышын һәм оештырылуын без һәрчак контрольдә тотабыз. Үткәрелгән рейдлар тарафыннан авыл җирлекләрендә җыештырылмаган промышленность һәм көнкүреш калдыкларын, санкцияләнмәгән чүп ташлау урыннарын ачыклау кебек эшләр башкарылды. Авылларны санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы чорында Городище, Иске Кәкерле, Иске һәм Чуваш Чүпрәлесе, Уби, Түбән Чәке һәм Матак авыллары җирлекләрендә актив эшләделәр. Ни кызганыч, икеайлык ахырына якынлашып килүгә дә карамастан, Зур Чынлы, Иске Чокалы, Яңа Ишле, Алешкин-Саплык һәм Звезда авыллары җирлекләрендә санитар чистартуга халык бердәм кушылмады. Әлеге җирлекләр территорияләрендәге олы урамнар берникадәр чистартылса да, "Карлы" һәм "Цильна" елгалары яр буйларында чистарту эше бөтенләй оештырылмады. Шундый урыннарда шактый ук күләмдә пластик шешәләр һәм мал-туар калдыклары да тупланган. Мондый күренешне, бигрәк тә, Зур Чынлы, Иске Чокалы, Яңа Шигали, Яңа һәм Иске Ишле, Алешкин-Саплык авылларында күрергә туры килә. Торак пунктларда яисә җирлекләрдә көнкүреш калдыкларын вакытлыча җыйнап тору өчен махсус урын җиһазлау проблемасы кискен булып кала. Шунлыктан авыл халкы чүп- чарны торак йорт территорияләренә һәм елга-ерынтыларга ташларга мәҗбүр булалар,-ди "Роспотребнадзор" ның ТР буенча Буадагы территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Илгиз Хафизов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санитар чистарту айлыгы