Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле турында яңа китап басылды

Соңгы елларда район тарихы турында, аның аерым кешеләре, олуг шәхесләре хакында, шулай ук, аерым авыллар тормышын тасвирланган, тарихын өйрәнеп, китап буларак чыгарылган басмалар байтак. Аларның һәркайсы районыбызның йөзе, тарихи ядкаре булып тора. Шундый китапларның тагын берсе әле күптән түгел генә дөнья күрде.

Милли-мәдәни мирасыбыз "Чүпрәле" дип исемләнгән бу китап Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең тикшернү-эзләнәләре нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Исегезгә төшерәбез, 2012 елда район җирлегенә әлеге институтның бертөркем галимнәре аяк баскан иде. Аларның максатлары биредә, тел сөйләмен, гореф-гадәтләрен, үзенчәлекләрен өйрәнү, кабер ташларын барлау, шәҗәрәләрне туплау, авыллардагы осталар, капка-тәрәзә бизәкләрен өйрәнү иде. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә район тарихына кагылышлы библиографик китап барлыкка килде. Аны тәкъдир итү кичәсе район балалар иҗат йортында узды.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фән эшләре буенча директор урынбасары. Филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов, Чүпрәле якларының халык аваз иҗат әсәрләренә, борынгы язма истәлекләргә бай булуын ассызыклады. Бүгенге көндә дә, халыкның заманлашуна карамастан, милли йолалар, гореф-гадәтләр югалмавын әйтте. Дөнья күргән әлеге китапта тупланган матералларның 300дән артыгы урын алуын белдерде.

-Һичшиксез, өйрәнеләчәк материаллар бар. Алар бүгенге көндә дә авылларда саклана. Милли кыйммәткә ия булган шундый язмалар була калганда институт галимнәре белән элемтәгә кереп, аларга яңа сулыш бүләк итсәк иде. Шул рәвешле милләтебезнең киләчәге дә булыр,-диде Олег Хисамов.

Чүпрәле якларына институт галимнәре тарафыннан беренче фәнни-тикшеренү сәфәре 1945 елда була. Билгеле бу вакытта территориаль бүленеш нәтиҗәсендә районның кайбер авыллары Буа өязенә караган була. Әйтик, ул чакта галимнәр Кече Чынлы авылында булып бәет үрнәкләре, әкиятләр язып алалар. Аннан соң кабат экспедиция эше 1955 елда кабатлана. Бу вакытта галимнәр балык авылларны да әйләнеп чыгалар диярлек һәм халык авыз иҗатын туплаган җыентыкларны баетырдай гүзәл әсрләргә юлыгалар. Инде соңгы сәфәр, 2012 елда була. Ул елны галимнәр июнь ахры июль башларына кадәр биредә булып, авылларны йөреп чыгалар.

Китапны тәкъдир итү кичәсендә катнашкан институтның халык иҗаты бүлеге мөдире Ильмир Ямалетдинов һәм гамәли һәм тасвири сәнгать бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова да Чүпрәле җирлегендәге аерым үзенчәлекләр барлыгына басым ясадылар. Бу аерым очракта, капка, тәрәзә бизәлешләрендә, кабер ташларының төрлелегендә чагылыш табуын билгеләделәр. Яңа басылган китапның кульязма буларак кына түгел, ә шунда тупланган байлыкның, мирасның халыкка көнкүрештә дә куллану, балаларга, оныкларга җиткерү өчен хезмәт итәчәгенә өметләрен багладылар.

Институт хезмәткәрләренә фольклор әсәрләрен тупларга ярдәм иткән бер кеше дә онытылмаган-аларның исем-фамиляләре китапка теркәлеп куелган. Йомгаклап әйткәндә, укучыларга тәкъдим ителә торган әлеге басмада район татарларның тарихилыкны саклап яшәүләре, җирле осталарның, халык талантларының иҗат җимешләре белән тормыш-көнкүрешне бизәргә омтылулары турында әйтелгән язмалар күп.

Шундый бай мәгълүматлы, районның үткәне һәм бүгенгесе хакында шактый тулы фәнни мәгълүмат бирә торган әлеге китап өчен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов район хакимияте исеменнән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренә олы рәхмәтләрен әйтте. Киләчәктә дә бу юнәлештә хезмәттәшлекнең дәвамлылыгына ышанычын белдерде.

Милли-мәдәни мирасыбыз "Чүпрәле" китабының 500 данәдә нәшер ителгән. Аның эчтәлеге белән әлегә район китапханәләрендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа китап