Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәленең үзәк мәчетендә ифтар ашы узды

Июль ае ислам дөньясында зур сынау булды. Бу- изге Коръән китабы иңгән ай, ягъни Рамазан ае, бу айда мөселманнар ураза тоттылар. Саулыклары һәм мөмкинлекләре булган кардәшләребез изге эш кылдылар.

Рамазан ае башлану белән районыбызның барлык мәчетләре тагын да җанланды. Мәчетләрдә уза торган ифтар мәҗлесләренә, тәравих намазларына килүчеләрнең саны елдан- ел арта.

-Җәй айларында ураза тоту вакыты озын булуга да карамастан (быел ул унтугыз сәгатьтән артык булды), Аллага шөкер, ураза тотучыларның саны кимеми. Рамазан ае мөселманнарның тәнен генә сихәтләндереп калмый, рухларын да ныгыта. Бу айда начар гамәлләрдән генә түгел, кешегә ямьсез уйлардан тыелу кирәк. Гомумән, ислам дине Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер итеп яшәргә өйрәтә. Эшне бисмилла әйтеп башлау, "Аллага шөкер!" дип әйтү күпчелек татарда гадәткә кергән. Бу сыйфат безгә әби- бабайларыбыздан күчкән,- дип сөйли Иске Чүпрәле авылы мәчетенең имам- хатыйбы Әмир ага Аббазов.

Рамазан ае башлангач, күп мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре үткәрү матур күренеш алды. Шундый мәҗлес кичә Иске Чүпрәле авылы мәчетендә дә зурлап үткәрелде. Ел саен бу изге эшне эшмәкәр Гөлшат белән Надир Мөшәрәповлар гаиләсе үз өстенә ала. Аллаһының ризалыгы өчен дип, яшелчәләр, пешкән ризыклар, чәй тәм- томнары белән өстәлләр сыгылып торды. Зал шыгрым тулгач ир- атлар чиратлашып Коръән укыды, авыз ачкач Ахшам намазы укылды.

- Рамазан аенда һәр гаиләгә бәрәкәт иңеп, Аллаһының рәхмәте һәм ярдәме насыйп булсын,- диделәр алар. Мәчеттә чиста, якты. Бинага газ, су кергән, кышын җылы була. Мәхәллә хисабына быел ремонт эшләре дә башкарылган, җылыту системасы төзекләндерелгән, түшәмне евроча яңартканнар. Изге йорт иман байлыгын тагын да арттырсын, күңел дәфтәрләренә изге гамәлләр генә язсын. Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар