Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәленең төрле мәктәпләренә укучыларны 19 автобус йөртә

Соңгы вакытта юлларда балалар утырткан автобуслар белән килеп чыккан һәлакәтләр хафага сала. Үткән ел мондый фаҗига Әлмәт ягында, әле яңа гына Саба районында булды. Моңа борчылып, Чүпрәле районы мәктәпләренә балалар илтүче-алып кайтучы автобусларның төзеклеге, куркынычсызлык кагыйдәләренең ничек саклануы турында белешеп алырга булдык.

-Районның төрле мәктәпләренә укучыларны бүген 19 автобус йөртә. Барлык куркынычсызлык кагыйдәләре таләпләре дә сакланган: куркынычсызлык каешлары, тизлекне саклау режимы төгәл үтәлә. Мәктәп автобуслары барысы да заманча ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылган. Автобус йөртүчеләр һәм балаларны алып баручылар һәрдаим тиешле контроль аша чыгып, хезмәтләрен башкаралар,-ди район мәгариф бүлеге белгече Сирин Әхмәтов.

Автобуста йөргәндә иминлекне тәэмин итү йөртүченең никадәрле җаваплылыгыннан да гыйбарәт. Район үзәгендәге 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенә Иске Элмәледән 37 укучы йөреп укый.

-Автобусларда урын 28 укучыга гына исәпләнгән. Шуңа көненә дүрт рейс ясала. Иртән дәресләр 8.30 минутта башлана, аңарчы укучылар мәктәпкә китерелә. Һәркем үз урыннарына белеп утыра. Өтеш-төртеш юк. Беренче эш итеп, һәммәсе куркынычсызлык каешларын эләктерә. Дәресләр беткәч тә ашыкмый гына тәртип саклап кайталар. Аларның һәркайсы белән әлеге уңайдан инструктаж үткәрелгән. Ел саен автобус үтәсе юл участогы район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелеп, схема ясала. Укучыларны озатып кую эшен билгеләнгән тәртиптә мәктәп укытучылары башкара,-ди мәктәп директоры Илһам Баһаутдинов.

-Автобусларның төзеклегенә елына ике мәртәбә күзәтү үткәрелә, тоткарлыклар булганы юк. Бирегә йөртүче булып урнашу өчен кимендә өч ел хезмәт стажың булырга кирәк. Һәр көнне иртән рейска чыгар алдыннан медицина күзәтүе үтәсе, -ди автобус шоферы Рөстәм Аббазов.

-Иртән торырга без өйрәнгән инде. Тукталышка чыккан вакытка автобус инде көтеп тора торган була. Бик уңайлы, җылы, иң мөһиме, элек еллардагы кебек, мәктәпкә җәяү йөрисе түгел,-ди 11 сыйныф укучысы Юрий Трофимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәп автобуслары