Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәленең "Ел укытучысы"сы билгеле булды

Мәгариф системасындагы матур традицияне дәвам итеп, быел да Чүпрәледә "Ел укытучысы" бәйгесе узды.

"Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала" дигән мәшһүр педагог К.Д.Ушинский. Һәм ул хаклы. Шулай булмаганда замана таләпләреннән артта калуыңны көт тә тор. Ә замана белән ни дәрәҗәдә бергә атлавыңны беләсең килсә, менә шундый бәйгеләргә катнашып карарга була. "Ел укытучысы" - шуларның берсе.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә үткән әлеге чарада район белем бирү учреждениеләре кустлары арасында җиңү яулаган иң-иңнәр катнашты.

Бәйге узган еллардан аермалы буларак, "Укытучының миссиясе" дигән эссе тәкъ дим итүдән торды. Бар осталыкларын, белемнәренең тирәнлеген күрсәтергә тиеш булган ачык дәрес барышында үз эшен биш бармагы кебек белгән мөгалимнәргә тиңнәр табалмаслык иде. Алар аны уңышлы үтәп чыктылар. Аннан һәркайсы укытучы буларак, бу тормышта нинди вазифа башкаруын аңлатып үтте. Соңында залда утыручылар белән мастер-класслар үткәрелде.

Реклама

Нәтиҗәләрне барлаганнан соң, 2014 елның "Ел укытучысы" итеп 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укытучысы Миләүшә Сабитова билгеләнде. II урын Матак урта мәктәбе укытучысы Надежда Старшоовага бирелде, ә III урынга Городище урта мәктәбе укытучысы Надежда Мокшина лаек булды.

Бәйгедә җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов котлады һәм уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге мәгариф Ел укытучысы2014