Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлене төлкеләр басты

Төлкеләрнең авыл халкына хыянәт итүләре турында элек тә ишетелгәли иде. Шушы моң- зарның кайтавазы булып яңгырагандай, Иске Чүпрәле авылының төньяк- көнбатыш һәм Яңа Чүпрәленең көнбатыш биләмәсендә (халык аны Санта- Барбара дип йөртә) яшәүчеләр янә шушы җирән төстәге җәнлекләрнең һөҗүмнәре хакында хәбәр итәләр.

-Түзәргә мөмкинлек калмады, һәр көнне тавыклар, чебиләр, казлар югала. Ерткычлар кешеләргә 20 метрга кадәр якын киләләр. Бигрәк тә ата- аналар балалары өчен курка. Моңа нигез дә бар, чөнки аларда котыру авыруы булу бик ихтимал. Могаен, ачлык та аларны торак пунктларга килергә мәҗбүр итәдер. Нинди чара да күрә алмыйбыз,- дип шалтырата шушы җирлектә яшәүче Радик Сафин. Әлеге пробламаларны хәл итәргә тиешле оешма бар бездә. Аның җитәкчесе - Татарстан Республикасының тереклек дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча район бүлеге начальнигы Илдар Хөснетдинов һәм Иске Чүпрәле кусты буенча штаттан тыш инспектор Айрат Садыков белән әлеге җирлеккә юнәлдек.

Чыннан да, авылның бу биләмәсе елга- ерынтыларга терәлеп үк тора. Ерткычларга авыл йортларына килү өчен менә дигән урын. Җитмәсә монда куе таллыклар да үсеп утыра. Бик текәлеп игътибар биреп күзәтмәсәң, берни абайларга да мөмкин түгел. Ә төлке кебек йонлач койрыкның никадәр хәйләкәр икәнлеген балачак китапларыннан ук укып беләбез. Мылтыклы инспекторлар җирлекнең урнашуын өйрәнгәннән соң засада оештырырга карар кылдылар. - Көтелмәгән кунаклар һәр авылга да килергә мөмкин. Шуңа күрә безнең инспекторларга кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк. Иске Чүпрәле кусты буенча Айрат Садыков эшли, тел: 89372853950, Уби кусты буенча Юрий Ярзуткин- тел. 89375289951 һәм 89050206160, Городище кусты буенча Исли Александр- тел. 89278088667,- ди баш инспектор Илдар Абрекович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төлкеләр йөри