Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлеләр йөгерергә чыктылар

Районда милләтләр кроссы ел саен сентябрь аенда уза. Спорт яратучылар һәм актив тормыш белән яшәүчеләр быел аны уникенче мәртәбә билгеләп үттеләр. Ул көнне район үзәгенә хезмәт коллективларыннан һәм Иске Чүпрәле урта мәктәпләреннән 700 -гә якын кеше килде.

Алтын көзнең кояшлы, җылы иртәсе. Үзәк мәйданда бәйрәмне хәтерләтеп җыр- музыка яңгырый. Старт бирелергә шактый вакыт булуга да карамастан, һәркайда җанлылык сизелә. Олысы, кечесе бирегә үзен спортта сынап карарга килгән. Физкультураны үз иткән кеше генә сәламәт була, ә сәламәтлек ул зур байлык. Моңа ирешү өчен һәрдаим спортны тугры юлдаш итү кирәк. Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү - тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым булып тора. Рухи һәм физик яктан сәламәт кешеләр гомер-гомергә җәмгыятьнең нигезен тәшкил иттеләр. Сер түгел, соңгы елларда районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә, гомумән, спортны яратучы һәркемгә физик культура белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылды. Бу юнә­лештә районда яңа спорт корылмалары ачылды. Район халкына "Акчарлак" йөзү бассейны, бөтен тренажер жиһазлары белән спорт залы һәм спорт мәктәбе хезмәт күрсәтә.

"Бүгенге милләтләр кроссын ГТОның башлангыч этабы дип карарга кирәк. Чөнки 2016 елдан башлап аның нормативларын үтәү һәркем өчен мәҗбүри булачак. Яңартылган ГТО кысаларында 6 яшьтән башлап 11 төркемдә спорт нормативларын үтәү карала. Татарстанда һәм илнеӊ тагын 11 төбәгендә мәктәпләрдә ГТО нормаларын тапшыру тәҗрибә рәвешендә үткәрелде дә инде. Киләсе елның башыннан укучылар ГТО нормаларын - йөгерү, сикерү, турникта тартылу һ.б. тапшыра башлый,- ди спорт һәм яшьләр эше буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов. Безнең халык спортны һәрвакытта да яратты.

-Бүген бирегә районның иң актив һәм спортны үз итүче кешеләре килгән. Ә бит максат җиңү генә түгел, иң мөһиме старттан финишка кадәр булган араны лаеклы үтеп, үз сәламәтлегеңне күрсәтү. Бөтен илне берләштергән спорт вакыйгасыннан без дә читтә кала алмыйбыз, мондый чаралар кешеләр, коллективлар арасында дустанә мөнәсәбәтләр тудыра,- диде ярышка килүчеләрне сәламләгәндә муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов. Районның спорт ветераны Николай Хрисанов та спорт чарасы үткәрү өчен һава торышының соклангыч булуын әйтә.

Реклама

35 яшькә кадәрге ир- егетләр һәм хатын- кызлар - 2000, аннан олырак яшьтәгеләр 1000 метрлы дистанциядә ярыштылар. Кросс Нәфиев, Совет һәм Кооператив урамнары буйлап үтте, спортчыларның иминлеген автоинспекция һәм медицина хезмәткәрләре контрольдә тотты. Чараның йомгаклау өлешендә иң җитез йөгерүчеләрне котларга район башлыгы Александр Шадриков килде. "Сәламәтлекне яшьтән үк сакларга кирәк. Спорт бәйрәмнәре яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарта. Йөгерү, чаңгыда йөрү, йөзү кебек спортның актив төрләре үзеңне формада тотарга ярдәм итә. Районда спорт елын игълан итү дә тикмәгә түгел, аның йогынтысы киләчәктә дә дәвам итсен иде, - ди Александр Валерьевич. Аннан соң ул үз яшьләре буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән спортчыларга Грамоталар тапшырды.

Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/7324-interesnie-foftokadri-c-krossa-tatarstana.html адресы буенча карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милләтләр кроссы