Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлеләр сайлауларда алдан катнаша ала

Татарстанда яшәүче һәр кеше алдан сайлау хокукына ия булып тора.

Булачак сайлауларның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның киләчәктә Татарстанның социаль-икътисадый үсеш һәм Татарстанда сәяси тотрыклылыкны саклау турындагы курсын яклау турындагы референдум дисәк тә, ялгыш булмас.

Әмма бу көнне республиканың һәр кешесе дә теге яки бу сәбәпләр аркасында сайлау участокларына килә алмаска мөмкин. Шуңа да сайлаучыларга алдан сайлау мөмкинлеге бирелә.

Республикада яшәүче һәркем, 14 сентябрьдәме ул яисә алданракмы, үзенең конституцион сайлау хокукыннан файдаланырга хокуклы.

Сайлаучы, сайлау көнендә нигезле сәбәп аркасында (отпуск, командировка, уку, төп эш урынында мәшгуль булу, дәүләт һәм җәмәгать вазифаларын башкару, сәламәтлеге какшау, һ.б.) сайлау участокларына килә алмаган очракта алдан сайлый алачак. Читкә чыгып китү дә нигезле сәбәп булып санала.

Алдан сайлау территориаль сайлау комиссияләрендә (ТИК) 3 сентябрьдән башлап 9 сентябрьгә кадәр, ә участок сайлау комиссияләрендә (УИК) 10 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр үтәчәк. Дүшәмбедән башлап җомгага кадәр 16 сәгатьтән алып 20 сәгатькә кадәр килеп сайларга мөмкин. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә иртәнге 8 сәгатьтән кичке 16.00 сәгатькә кадәр сайлау участокларына килеп һәр алдан сайлаучы үз тавышын бирә ала.

Алдан сайлау графигын ТР Үзәк сайлау комиссиясе (ЦИК) раслый, әмма кайбер территорияләр өчен аерым вакыт та билгеләнергә мөмкин.

Алдан сайлаучы үзе алдан сайлаячак комиссиягә гариза яза һәм паспортын күрсәтә. Алдан сайлау сәбәбен сайлаучы кулдан бланкка язып күрсәтә. Адрес теркәлү урыны буенча күрсәтелә.

P.S. Узган көннәрдә район җитәкчелеге сайлаучыларның әлеге хокуклары турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә участок сайлау комиссияләре рәисләре, агитаторлар, комиссияләргә теркәлгән вәкилләр, авыл башлыклары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар