Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлеләр татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алды

Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулды. Ул әдәбият тарихына милли татар шигъриятенә нигез салучы һәм аның классик стилен тудыручы шәхес буларак кереп калды.

Габдулла Тукайның әсәрләре туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган, иҗади мирасында буыннан-буынга кешеләрдә мәхәббәт тәрбияләү, туган йортка сакчыл караш булдыру, хезмәтнең кадерен һәм сабыр була белү, дөньяви күзаллауда эстетик караш тудыру орлыклары салынган.

Еллар дәвамында сакланып килгән традиция нигезендә шигъриятне үз иткән якташларыбыз бүген район үзәгенә Габдулла Тукайны искә алу кысаларында уздырылучы шигърият бәйрәменә җыелды. Чара район үзгендәге якташ шагыйребез Зәки Нуриның бюсты янында чәчәкләр куюдан башланды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов Габдулла Тукай әсәрләре белән инде бер генә буын тәрбияләнмәвен әйтеп үтте. Аның әсәрләре бүгенге көндә актуальлеген югалтмый һәм яшь буынны тәрбияләүдә ярдәм итә, диде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов:

-Бүген республиканың барлык шәһәрләрендә, районнарда шигърият бәйрәмнәре уза. Чүпрәле районы да әдәбият дөньясына үз шәхесләрен таныткан төбәк. Шәрәф Мөдәррис, Рәмис Әймәт, Зәки Нури, шушы көннәрдә генә Һади Такташ премиясенә шагыйрә Фирүзә Җамалтдинова лаек булды. Үсеп килүче яшь буын арасында да булачак язучыларны күрүе куанычлы. Бүгенге шигърият бәйрәме белән тәбрикләп, һәркемнең күңеле матурлыкка, яхшылыкка омтылуын телим.

Бәйрәм чарасының икенче өлеше район мәдәният йортында дәвам итте. Район белем бирү учреждениесе укучылары, укытучылар, китапханәчеләр Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкардылар. Ә бәйрәм тантанасы китапханә хезмәткәре Ринат Хәйретдиновның азан әйтүеннән башланды.

Чарада китапханәчеләр Габдулла Тукай әсәрләреннән әзерләнгән театрләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Ә "Таң" хореография ансамбленең егетләр бию, бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде. Традиция буенча тантана Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын бердәм башкару белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдулла Тукай