Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлегә Кытай Республикасыннан делегация килде

Шушы көннәрдә генә районда Кытай Республикасыннан делегация булып китте. Алар белән башкарма комитет җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов очрашып, районның кыскача тарихы, ил күләмендә тоткан урыны, икътисады хакында сөйләде. Кунаклар игътибарына Чүпрәленең иныестицион паспорты һәм кайбер проектлар да тәкъдим ителде.

Кытайлыларны район территориясендәге цеолит, кирпеч сугарга яраклы балчык һәм ком ятмалары кызыксындырды. Алар шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы сораулар да бирделәр. Районда туризмның нинди күләмдә җәелдерелгәнлеген дә ачыкладылар.

Очрашу барышында Чүпрәле-Кытай арасында тыгыз элемтәләр урнаштыру хакында килешенде. Якын араларда кытайлыларның эш төркеме районга килеп, төзелеш материаллары җитештерү буенча завод төзүнең никадәрле отышлы икәнлеген урында өйрәнәчәк. Делегация дә безнең як табигате белән танышу йөзеннән Чәке ягы урманнарын карады һәм "Пугачев" тавында булды.

Реклама

Шәүкәт Алиуллов кунакларга Чүпрәле якларын хәтерләтеп торсын өчен түбәтәйләр, район гербы төшерелгән агачтан эшләнмә һәм ЦМИТ та шөгыльләнүче балалар ясаган календарьлар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кытай Республикасыннан делегация