Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледән биш егет хәрби хезмәткә китте

Язгы чакырылыш тәмамлануга ай ярымлап вакыт калды. Быелгы язгы чакырылышта Чүпрәле районының 42 егете хәрби кием киячәк, дигән идек. Районда хәрби комиссариат бетерелгәннән соң, хәрби чакырылыш эшләре буенча җаваплы булып калган Нуршат Салихова бүгенге көнгә 17 егетнең Россия Кораллы Көчләр сафларын тулыландырулары турында әйтә.

Шушы 17 егет арасында Александр Шишкин, Хайбулдино авылыннан, Алмаз Хисамов, Иске Чокалы авылы, Ильяс Фәхретдинов, Яңа Чүпрәле, Ильнар Шиһапов, Зур Чынлы һәм район үзәгеннән Әлфис Мәүлетов та бар. Әлеге исемнәрен санап үткән егетләр районнан яңа гына киттеләр һәм аларның да берсе - минем улым.

Журналист буларак башлап, шуны әйтәсем килә, хәрби комиссариатның районда булмавының - үз кыенлыгы. Армиягә китү - бер җаваплылык бит инде ул. Бала да дулкынланып көтә ул мизгелне, ата-ана да. Комиссия үткәндә андагы җаваплы хезмәткәрләр "без сезгә шалтыратырбыз", дип улымның телефон номерын язып калганнар. Ә шалтырату юк та юк. Белешә торгач телефон номерын ялгыш язганнар булып чыкты, юлламаны да Буадан барып алырга туры килде.

Егетләрне тантаналы шартларда озаталар-озатуын. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов килгәннәр иде. Район ветераннар советыннан да кеше бар иде. Тик элеккеге кебек улларыбызны кабул итеп алачак һәм аларны Казанга кадәр озатачак җаваплы кешене күрмәдек. Буадан утырачак диделәр, диюен. Без инде әти-әниләр анда барып тормадык. Дөрес, зур, уңайлы автобус килгән иде, Казанга бара торган юл өстендәге районнардан хәрби хезмәткә китәчәк егетләрне алып барачак икән. Өч симкарта бирделәр, телефон Казаннан киткәндә, кулларына биреләчәк, дип аңлаттылар.

Әни кеше буларак, улыңны Армиягә озатуның ни икәнлеген сөйләп тормыйм, башыннан кичкәннәр беләдер. Иң зур теләк - исән йөреп, сау кайтсыннар, балаларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт