Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледән ахыргы чакырылыш армия хезмәтенә китте

Бүген Чүпрәле районының 11 егете Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларын тулыландырырга чакырылды. Аларның күпчелеге белгечлекләре буенча төзүчеләр. Монысы быелга ахыргы чакырылыш. Ел дәвамында районнан 130 га якын егет Ватанны сакларга китте.

Иртәнге караңгылык әле ачылырга да өлгермәгән. Хәрби комиссариат алдында халык ташкыны мәш килә. Бүген- иртәгә солдат киеме киясе егетләрне озату тантанасына аларның әти- әниләре, якыннары һәм дуслары килгән. Киң җилкәләре, мыеклары булмаса да, алар яшләре буенча армия хезмәтенә чакырылырга тиешләр. Ватанны батырларча сакларга, үз иленең чын патриоты булырга аларны олылар өйрәтә. Бу очракта юл теләкләре әйтелмиме соң? Инде матур гадәт буенча ветераннарның район советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов булачак солдатларга үзенең иң җылы теләкләрен юллады. - Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: армия - чыныгу, сынау мәктәбе. Ул үзара аралашу күнекмәләре бирә, эштә, коллективта аңлашып яшәргә өйрәтә. Армиядә хезмәт иткән һәр яшь кеше бүгенге гел үзгәреп торучы тормышка да җиңел яраклаша. Һәр ир- егет үзенең гражданлык бурычын үтәргә тиеш. Буыннар алмаша, сезгә кадәр хәрби хезмәттә булып, үз вазифаларын үрнәк төстә үтәгән якташларыбыз белән һәрчак горурланабыз. Аларның фоторәсемнәрен район газетасы битләрендә күреп шатланабыз. Исән- сау хезмәт итеп туган якларга әйләнеп кайтуыгызны телибез,- ди Фиркать Сабирович. -Армиягә барам, дип кайтып әйткән көннән бирле борчылам инде, йөрәгем бер дә урынында түгел. Нишлисең, ир бала үз бурычын үтәргә тиеш. Аннары элек-электән Ватанга хезмәт итү изге, саваплы гамәлләрдән саналган. Иптәшләре белән бергә барып, сау-сәламәт, сабыр, бердәм булып, тыныч урыннарда хезмәт итеп кайтсыннар - бар теләгем шул,- дип сүзгә кушыла Шланга авылыннан армиягә китүче Фидель Фәсхетдиновның әнисе Гүзәлия Иршатовна. Егетләр кайда хезмәт итәчәк- анысы инде төгәлрәк Казандагы хәрби комиссариатта билгеле булачак. Шунысы мәгълүм, быел татарстанлыларның күпчелеге Көнбатыш, Үзәк һәм Көнчыгыш (Каспий флотилиясе, Кара диңгез флоты, хәрби һава көчләре) округларында хезмәт итәчәк. Автобус кузгалырга санаулы минутлар калды. Егетләр әти- әниләре һәм якыннары белән саубуллашты. Алар бер- берсенә "тиздән очрашуга кадәр" дип саубуллаштылар. Очрашканчыга кадәр, егетләр! Без сезне көтәбез!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия хезмәте