Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледәге кайбер оешмаларны салымнарын түләргә йөкләделәр

Һәрбер илнең, дәүләтнең, шул исәптән районнарның да казнасы төрле салымнардан формалашуын инде мәктәп баласы да беләдер. Чүпрәле районы бюджетының, мәсәлән, 20 проценттан артыграгын үзебездә җыелган салымнар тәшкил итә.

Физик затлар кеременнән, (НДФЛ: керемнең 13 проценты), җиргә, мөлкәткә һ. б. тагын күптөрле салымнардан район бюджеты туплана. Әлеге салымнарның нинди максатларга сарыф ителүе дә билгеләнгән һәм кабул ителгән нормаларга таянып, туздырыла. Республика бюджеты кебек үк, район бюджеты да, социаль юнәлешләрне: юлларның төзеклеген, балалар бакчаларының эшчәнлеген, социаль-мәдәни учреждениеләрнең хезмәт күрсәтүен һ.б. шундыйларны өстенлекле рәвештә финанслауны күздә тота. Әмма, кайбер предприятиеләр район бюджетына да, гомумән дә, салымнар түләргә ашкынып тормый. Милек формасы буенча авыл хуҗалыгына, җитештерү өлкәсенә караганнар, бигрәк тә. Югыйсә, һәр оешма-предприятиедә хезмәт хаклары исәпләнә. Физик затларга бирелергә тиешле суммадан 13 проценты тотылып калса да, ул салым буларак күчереләсе урынга, үз исәп-хисапларында кала бирә. Шундый оешма җитәкчеләре белән очрашу булды үткән шимбәдә. "Фламинго", Мелиорация", райпо, коммуналь челтәрләр, ветеринария берләшмәсе, "Әбдриев", "Берёзка" җәмгыятьләре, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы җитәкчеләре бюджетка салымнарны якын араларда кертергә вәгъдә итте.

Район бюджетын тулыландыручы финанс чыганаклары арасында дәүләт пошлинасы түләүдән җыела торган сумма да бар. Бу җәһәттән дә райондашларның игътибарлы булуын сорыйсы килә. Дәүләт пошлинасын түләү турында квитанцияләрне интернеттан суктырып алганда ОКТМОсы безнең районныкы язылмаган булса, Чүпрәле район бюджетына керәчәк пошлина суммасы башка бер районга да китәргә мөмкин. ОКТМО муниципаль берәмлек территорияләренең гомумрәсәй күләмендәге классификаторы һәм ул билгеле бер саннар белән күрсәтелә. Тамчыдан күл җыела, диләр. Бу очракта моны тиеннәрдән сумнар җыела дип аңлау кирәк. Тиеннәрнең бәһасен белгән генә бай булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салымнар