Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледәге эшләрне күреп киттеләр

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кичә безнең районда булып киттеләр. Аларны Район башлыгы Тимур Нагуманов белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов озатып йөрде.

Фәрит Хәйруллович авыл хуҗалыгына караган җи-тәкчеләр, районның авыл җирлекләре башлыклары, игенче-механизаторлар белән очрашу вакытында мондый делегация белән районга килүләренең сәбәбен Президент кушуы буенча дип аңлатты.

-Урып- җыю кампаниясенең катлаулы шартларда баруын һәм моңа һава шартларының да үзгә-решләр кертүен исәпкә алып, Президент Рөстәм Миңнеханов урыннарда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре янында булып, хәлне үз күзләребез белән күреп кайтырга тәкъдим итте,- диде ул.

Марат Әхмәтов исә очрашу барышында Чүпрәле районының авыл хуҗалыгында булган эшчәнлегенә кыскача анализ ясады. Күп кенә уңышларның: сөт җитештерүдә район соңгы елларда республика районнары арасында урталыкта бара, элек 30нчы урыннарны биләгән; шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү белән шөгыльләнү максатында кредит ресурс-ларыннан актив файдалану; мал-туарның баш санын саклап калу; яңа техникалар сатып алу; -булуы өстенә кимчелекләргә дә тукталды. Аерым җәмгыятьләр мисалында "Шәйморза" хуҗалыгын тәнкыйть утына алды ул. Бүген җәмгыятьтә уртача хезмәт хакының 7000 сум булуын (әле анысының да вакытында түләнмәвен һәм гел акчалата гына да түгеллеген) искәртеп, моны шунда яшәүче, эшләүче халыкны хурлауга тиңләде.

Реклама

Район буенча мөгезле эре терлекнең баш санының 14000нән артыграк кына булуыннан да ризасызлык белдерде, мал-туарның баш санын кимендә 20000гә җиткерергә кирәклеген һәм бу уңайдан сөткә бәяләр түбән булса да, иткә бәяләрнең тотрыклы булуына басым ясады. Игенче-механизаторларның хезмәтен төрлечә стимуллаштыру кирәклегенә дә тукталды.

Очрашу вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов республика җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан урып-җыю чорына район өчен инде барысы да эшләнгәнлеген, хәзер безнең җирлектән генә яхшы эш нәтиҗәләре күрсәтеп, җавап бирәсе калганлыгын әйтте.

Югары вазифаи җитәкчеләр Марс мәктәбендәге капиталь төзекләндерүнең барышын да карадылар. Шәүкәт Аймәтовның гаилә фермасында булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүпрәлегә ТР Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде

2
X