Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә урак башланды

17 июльдә "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы район җәмгыятьләре һәм хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып уракка кереште.

Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Хорновар-Шигали филиалына килгәндә, комбайннар көзге арыш суктыра иделәр. Айрат Җәлалов (ярдәмчесе Мәсум Хамзин) һәм Илмас Нигъманов җитәкчелегендәге "Нью-Холланд" комбайннары 70 гектар мәйданны биләгән кышкы бодай басуында эш башлаганнар иде. Суктырылган ашлыкны ындыр табагына ташу "КамАЗ" автомобильләрен идарә итүче шоферлар Тальгать Азизов ("Ак барс-Чүпрәле" агрофирмасы шоферы) һәм Фәнис Алимовка (ООО МТК "Ак Барс"ның 2 номерлы Яшел Үзән филиалы) тапшырылган.

Ирек Мөхәммәтҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:

-Агымдагы ел авыл хуҗалыгы өчен уңай килмәде. Яңгырсыз эссе һава шартлары игеннәрнең үсешенә тискәре тәэсир итте. Яз башында мул уңыш алу турында фаразлаган өметләребез чынга ашмады. Әмма ни генә булмасын, көч куеп үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп аласы иде. Николай Мискин, ТР буенча "Россельхозцентр" ның район бүлеге баш агрономы:

-Язгы-җәйге чорда яңгырларның яумавы игеннәрнең үсешенә тискәре йогынты ясады. Уҗымнар тигез шытмадылар һәм сирәк чыктылар. Беренче яңгырлар июнь ахырында гына явып, анысы да "Цильна" "Шәйморза", Зур Чынлы, Дементьев, Шигали хуҗалыкларына гына эләкте. Икенче яңгырлар исә июль аеның икенче декадасы башында гына булды. Әлеге яңгырлар хәлне бераз яхшыртсалар да, басуларда чүп үләннәре барлыкка килде, элек тишелмәгән орлыклар шытып үсә башлады. Болар исә комбайннарның эшенә комачау тудырачак. Игеннәрнең дымлылыгын киметү өчен мин дисикация, ягъни ясалма киптерү, куллану уңышлы булуын ассызыклыйсым килә.

Фәрит Мөдәррисов, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы директоры:

-Агрофирмада агымдагы ел уңышын җыюны башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар, комбайннарыбыз җитәрлек күләмдә, чит илдә эшләнгән югары җитештерүчәннәре дә, үзебезнең илнекеләре дә байтак. Һәр комбайнга берәр комбайнчы һәм ярдәмче беркетелгән, бары тик һава шартларының уңай килүе генә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак башланды