Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә яңа мөхтәсиб вазифасын башкаручы сайланды

Чүпрәле районы башкарма комитетында район имам-хатыйпларының чираттагы утырышы узды. Аның эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, урынбасары Рөстәм Хәйруллин, муниципаль район башлыгы Александр Шадриков һәм Әлмәт шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашты.

Утырышта төп мәсьәлә-район җирлегендә мөхтәсиб эшчәнлеген вакытлыча башкаручыны сайлау каралды. Исегезгә төшерәбез, үткән ел район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Әлмәт шәһәренә эшкә күчерелде. Чираттагы утырышта аның урынына вакытлыча башкаручы итеп Иске Чүпрәле авылы мәзине Рөстәм Рәкыйпов кандидатурасы тәкъдим ителде.

Район башлыгы Александр Шадриков Фәһим хәзрәтнең Чүпрәледәге эшчәнлеген югары бәяләп, хөрмәт сүзләрен ирештерде.

-Район күләмендә нинди генә чара узса да, һәрвакыт үз фикерегезне әйтеп, күңелләрне яхшылыкка, изгелеккә рухландырып тордыгыз. Район җирлегендәге иминлек, тотрыклылык булдыруда, милләтләр дуслыгын саклауда, өлешегез бәяләп бетергесез, яңа хезмәтегездә дә уңышлар, гаиләгезгә имилек телим,-диде һәм районның җирле Чүпрәле язуы төшкән түбәтәй белән Рәхмәт хаты тапшырды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җыелышта дин әһелләрен республика мөселманнары өммәте файдасына эшләргә чакырды. Бүгенге көндә җәмгыятьне рухи яктан тәрбияләүнең мөһимлеген әйтте һәм бу өлкәдә имамнарның роле зур икәнлекне ассызыклады. Район башлыгы Александр Шадриков Камил хәзрәт Сәмигуллинга үткән ел якташыбыз, галим-фәлсәфәче Шиһабетдин Мәрҗәнинең 195 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан "Таиф" җәмгыяте тарафыннан нәшер ителгән Изге Корьәннең татарчага тәрҗемәсен- Тәфcирен тапшырды.

Җыелыш ахырында Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов адресына район имам-хатыйплары рәхмәтләрен җиткерделәр, ә Рөстәм Рәкыйповка яңа эшендә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имамхатыйплар яңа мөхтәсиб