Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә яңа мәчет булачак

Бу турыда киңәшмәләрнең берсендә район башлыгы Александр Шадриков һәм мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт белдерделәр. Мәчет "Җәмигъ мәчете" дип аталачак һәм Тукай урамы башында төзеләчәк.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов аңлатуынча, мәчет биш манаралы булачак, манараларның иү түбәне дә 16 метрлы булачак. Мөхәммәд пәйгамбәрнең дүрт улы булган-манаралар саны да шуны чагылдыра. Гыйбадәтханәнең проектын якташыбыз, архитектор Альберт Ишуков ясаган.

Эскизда гына булган проект та җитәкчеләр игътибарына тәкъдим ителде. Рәсеменә караганда мәчет бик матур булырга охшаган. "Аның янында ук мәдрәсәсе дә булачак, корбанлыкка мал чалыр өчен махсус урыннар да ясалачак. Төзелеш заман таләпләренә җавап бирерлек итеп башкарылачак, дип уйлыйбыз",-диде Шәүкәт Алиуллов.

Тарихка күз салсак гыйбадәтханә йортларын элек-электән хәлле кешеләр төзеткән. Казанда, мәсәлән, бүгенге көндә "Мәрҗәни мәчете" дип аталган мәчет заманында меценатлар Акчуриннар акчасына төзелгән һәм ул исемнәр бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән. "Кол Шәриф" мәчетен төзегәндә дә халык дәррәү күтәрелде, төзелешкә ярдәм иткән кешелрнең исемлеге китапка кертелеп мәчет музеенда саклана. Чүпрәледә төзеләчәк мәчеткә исә беренче акчалата ярдәмне Александр Шадриков һәм район җитәкчеләре бирде.

Мәчетнең исеменә килгәндә, "җәмигъ" - җәмәгать дигәнне белдерә. Бәлки кемдә дә булса мәчетнең исемен динебезне саклап калуга үз өлешен керткән берәр чүпрәлеле исеме белән атау, я булмаса башка фикер-теләкләр бардыр, Язып җибәрегез, шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет