Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә яшьләр инновацион иҗат үзәге ачылды

Чүпрәле районы 90 номерлы һөнәри училище базасында Яшьләр инновацион иҗат үзәге ачылды.

XXI гасыр тормышыбызның барлык өлкәләренә дә зур үзгәрешәр алып килде.

Һәм әйтергә кирәк, ул һаман саен яңалыклары белән гаҗәпләндерә генә бара. Районда Яшьләр инновацион иҗат үзәгенең ачылуы моның янә бер мисалы булып тора. Күпләр аның исеменнән үк, нинди үзәк икән соң ул? дип баш ватыр. Чыннан да өлкән буын аның нинди буласына тиз генә төшенеп тә бетә алмаска мөмкин, ә менә яшьләр өчен ул гадәти бер күренеш кенә.

Үзәкене булдыру турында кыскача тарих.

Россия Икътисад үсеше министрлыгының 2012 ел 23 апрелендәге 223 номерлы Карары нигезендә кече һәм уртача эшмәкәрлек субъектларына кече һәм уртача эшмәкәрлек субъектларының, балалар һәм яшьләрнең фәнни-техник өлкәдә эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән конкурс игълан ителгән иде. Татарстан Республикасы конкурста җиңүче 13 регион арасында берсе булды. Шулай итеп, Татарстан үзендә барлыгы 10 Яшьләр инновацион иҗат үзәге эшләтеп җибәрүгә иреште. Гомумән алганда, Россия төбәкләрендә 30 Яшьләр инновацион иҗат үзәге ачылачак, аерым алганда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Калуга, Пенза, Томски, Иркутски өлкәләре, Красноярски крае һ.б. турында сүз бара. Бүгенге көндә әлеге үзәкләр Казан һәм Бөгелмә шәһәрләрендә ачылса, өченчесе булып без-Чүпрәле булдык. Район исеменнән конкурста шәхси эшмәкәр Радик Волков катнашты.

Ерак космик элемтә үзәге.

Яшьләр инновацион иҗат үзәгенең төп бурычы - балаларда техник иҗатка кызыксыну тәрбияләү, яшьләрне заманча технологияләр белән таныштыру. Яшьләр лазерлы гравер, фрезер станок, 3D-принтер һәм 3D-сканер кебек заманча җиһазлар белән танышачак һәм алар белән эшләү алымнарына өйрәнәчәк. Бу җиһазлар кыска вакыт эчендә теләсә нинди катлаулылыктагы детальнең, бина макетын әзерләргә мөмкинлек бирә. Бу җиһазлар, шулай ук, коммерция максатларында да файдаланыла ала. Үзәкнең проект җитәкчесе Николай Насонов сөйләвенчә, Голландиядә, Индиядә әлеге җиһазларда аяк протетезларына кадәр җитештерәләр. Гомумән, биредә эшчәнлекнең күпкырлы булуы исәпкә алынган. Бер сүз белән әйткәндә үзәк бик оста һөнәрченең эш урынын хәтерләтә.

Реклама

Үзәкне ачу тантанасында республика, район җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес, министрлык вәкилләре һәм дә биредә киләчәктә шөгылләнүче төп хуҗалар-балалар катнашты.

-Үзәк беренче чиратта безнең киләчәгебез булган-балаларны күздә тотып ачыла. Нәкъ менә алар замана белән бергә атлар, үзләренең белемнәрен, сәләтләрен ачар өчен биредә мөмкинлекләр тудырыла. Үзәк балаларның хыялларын тормышка ашыручы иҗади мәйданчык булачак. Шуңа да аның үсүен, тагын да киңәюен теләп калам, 5-10 елдан соң биредә шөгыльләнгән балалар үзәкнең тормышларында беренчел ярдәм итүе хакында рәхмәтләрен әйтерлек булсын иде. Уңышлар сезгә, -диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Шадриков.

Тантанада ТР Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтен башкаручы Тимур Нагуманов, ТР Икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин һәм башкалар да чыгыш ясап үзәкнең эшчәнлек киңлекләре чиксез булуын теләделәр.

Ерак космик элемтә үзәге. "Икенче төрле исем белән әлеге үзәкне нәкъ шулай атарга мөмкиндер," диде ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин Һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның һәрдаим республикага яңалыклар, инновацион үзгәрешләр кертүдә зур эшләр башкарганын әйтеп үтте.

Яшьләр инновацион иҗат үзәген ачу кысаларында училищеның актлар залында семинар- укулар үткәрелде. Укуларның максаты булып яшьләрнең эшмәкәрлек өлкәсендәге белемнәрен арттыру торды. Аны Казан шәһәреннән килгән югары квалификацияле, икенче төрле әйткәндә бизнес-тренерлар үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьләр инновацион иҗат үзәге ачылды.