Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе кубогына волейбол ярышлары узды

Бүген 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең спорт залында спорт залында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе кубогына традицион волейбол ярышлары узды. Анда Чүпрәле районының оешма, предприятие һәм җирле үзидарә командалары катнашты.

Спорт һәм Халыклар Бердәмлеге көне белән уенчыларны район башлыгы Александр Шадриков котлады.

- Бу көнне без олы илдә - Россиядә яшәвебезне аермачык тоябыз. Яшькә, дингә, һөнәргә, тормыштагы максатларыбызга карамастан, без - илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшәүче халык. Һәркемгә көчле, үсешкә һәм бөтенлеккә йөз тоткан бердәм дәүләт кирәк. Менә бүгенге спорт бәйрәменә дә җыелып үзебезнең бердәмлегебезне, төрле чараларда уңышларга ирешә алуыбызны максат иттек. Бөек җиңүләр һәм уңышлар сезгә,-диде Александр Шадриков.

Район башлыгы, яшьләр арасында спорт төрләренең активлаша баруын ассызыклап, әлеге юнәлешне киләчәктә дә җәелдерә барырга, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга чакырды.

Халыклар Бердәмлеге көне уңаеннан әлеге волейбол ярышлары көн буе дәвам итте. Җиде команда: 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе, балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе, Чуваш Чүпрәлесе, Иске Чокалы, Иске Шәйморза, Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты, Яңа Элмәле авылы командалары матур алымлы спорт бәйрәме күрсәтте.

Ярыш югары дәрәҗәдә узды. Соңгы финал уенында Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты һәм Иске Чокалы авылы командалары арасындагы аерма 1-2 очка белән барды. Шулай да хәлиткеч өченче уенда Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты командасы җиңүгә иреште. Әйтергә кирәк, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов шәхси үрнәгендә Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты командасы өчен уйнап, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалады.

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә бүленде. Өченче урынга Иске Шәйморза, икенчегә -Иске Чокалы, 1 урынга исә Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты лаек булды.

Район башлагы Александр Шадриков уенчыларга турнир өчен рәхмәт әйтеп, җиңүчеләргә Мактау Грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе кубогы исә Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты командасына тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе кубогына волейбол ярышлары