Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә икенче модульле ветеринария пункты ачылды

Бүген Яңа Элмәле авылы халкы бәйрәм итте. Тантаналы шартларда биредә республика программасы нигезендә төзелгән модульле ветеринария пункты ачылды.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга кунаклар да килгән иде. Район башлыгы Александр Шадриков яңаэлмәлеләрне котлап, әлеге өй туеның бик тә мөһим булуын билгеләде.

- Районда республика программаларының күпчелеге үтәлә, шуларның берсе - модульле ветеринария пунктлары төзү. Әлеге юнәлеш, беренче чиратта, эре мөгезле терлек саны күп булган авылларны күздә тота.Әлеге бина районда икенче. Яңа Элмәледә терлекләрнең баш санын арттыру буенча эшчәнлекнең әйбәт алып барылуы куанычлы. Киләчәктә мондый биналарның башка авылларда да төзелүе күздә тотылачак,-дип белдерде Александр Шадриков.

-Республика Президенты тырышлыгы белән Татарстанда модульле ветеринария пунктлары төзү программасы эшли башлады. Бүгенге көндә республиканың барлык районнарында да менә шундый пунктлар ачылып тора һәм бу авыл халкы тарафыннан да яклау тапты. Чөнки авыл тормышы терлекчелеккә бәйләнгән. Ә инде аларны үрчетү, үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр булу-эшне тагын да җиңеләйтә. Яңа модульле ветеринария пунктларда барлык уңайлыклар да тудырылган, хәтта даруханә дә бар. Яңа бинаның сәламәт терлек үстерүдә файдасын күрергә булсын,-диде республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов.

-Яңа Элмәле авыл җирлегендә өч гаилә фермасы, 12 КФХ бар, эре мөгезле терлек саны 1000гә якын, шуның 354е-сыерлар. Кайбер шәхси хуҗалыкларда 10-15 сыер асрыйлар. Соңгы елларда сыерларның башы саны арта гына бара. Күпчелек авыл халкы терлекчелек белән шөгыльләнә. Хәзер исә йорт хайваннары өчен тиешле ярдәмне монда ук алып булачак, ягъни район үзәгенә барып та йөрисе кирәк түгел. Без бик шатбыз,-ди авыл җирлеге башлыгы Наил Шихранов.

Авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен хезмәт ветераны Александр Карсаков җиткерде. Гомер-гомергә авыл кешесе терлек асраганлыгы, шуның белән гаиләсен туендырганлыгы, ит-сөтен сатып, акча эшләгәнлеге хакында әйтеп үтте. Әлеге юнәлештә эшне җиңеләйтүче җитәкчеләргә рәхмәт әйтте.

Бинага алып керүче ал тасма киселгәннән соң, кунаклар эчкә үтеп уңайлыклар белән таншып йөрделәр. Ә яңаэлмәлеләр исә бәйрәм итеп, җырладылар, биеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: модульле ветеринария пункты