Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Ватан каһарманнарын искә алдылар

9 декабрь көнне традиция буенча илебез халкы үз каһарманнарын зур хөрмәт белән искә ала. Шушы уңайдан районыбыз үзәгендәге Каһарманнар Аллеясында да тантаналы митинг узды.

Бу бәйрәмнең тарихы 18 гасырга барып тоташа. 1879 елның 9 декабрендә императрица Екатерина II Изге Георгий Победоносец орденын булдыра. Дүрт дәрәҗәдә булган орден белән сугышларда аеруча зур батырлык күрсәткән хәрби җитәкчеләр, солдатлар бүләкләнә. Орденның дүрт дәрәҗәсенә бары тик дүрт кешенең генә лаек булуы билгеле. Алар арасында бөек полководецлар М. Кутузов, М. Барклай-де- Толлий да бар. 1917 елга кадәр Россиядә Георгий кавалерлары көне билгеләп үтелә торган була. Октябрь революциясеннән соң ордены да, бәйрәме дә гамәлдән чыгарыла. Бары тик 2000 елда гына орденга югары хәрби бүләк статусы кайтарыла. Ә 2007 елда Ватан Геройлары көнен билгеләп үтү турында карар кабул ителә.

Ватан Геройлары- Советлар Союзы Геройлары Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары исемнәренә лаек булган кешеләр.СССРда беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое исеме очучылар Водопьянов, Лепидевскийга һәм алар коткарган челюскинчыларга бирелә. Бөек Ватан сугышы елларында 11,5 мең кеше Советлар Союзы Геройлары исеменә лаек була.Алар арасында безнең Чүпрәле районыннан да биш Советлар Союзы Герое бар. Гомумән безнең Чүпрәле төбәге Ватанга ике- Дан орденнарының тулы кавалеры, бер- Россия герое һәм сигез Социалистик хезмәт герое биргән.

СССРның элеккеге Авиация промышленносте министры Петр Дементьев әлеге олы исемгә ике мәртәбә лаек була. Халкыбыз үз каһарманнарын онытмый, шушы вакыйга уңаеннан ел саен район үзәгендә зур чара уза. Дан монументы янындагы мәңгелек ут янына веноклар салганнан соң сугыш һәм хезмәт ветераннары, район җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре, тармаклы технологияләр техникумы һәм урта мәктәп укучылары Каһарманнар Аллеясына килделәр. Әйтергә кирәк, быел бу тантана беренче мәртәбә Каһарманнарның бюстлары янында, "үзләре" катнашында узды. Митингта катнашучылар бер минут тын калып аларга ихтирам белдерделәр.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм ветераннарның район советы рәисе Фиркать Җәлалов тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәткән якташ- геройларыбыз белән горурланып чыгыш ясадылар. Район башлыгы Александр Шадриков исеменнән Социалистик хезмәт герое Лазарь Дергуновның кызы Галина Лукьяновага истәлек бүләге тапшырылды. Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе укучылары монтаж күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ватан каһарманнары көне