Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә терлек азыгы әзерләү көндәлеге

Һава шартларының тотрыксыз торуы малларны кышлату өчен азык әзерләүдә комачаулыклар тудыра.

Бигрәк тә печән әзерләүчеләр кыенлык кичерә. Агроидарә мәгълүматларына караганда, район буенча һәр баш мөгезле эре терлеккә уртача 6,4 центнер азык берәмлеге тупланды. Республика буенча ул күрсәткеч 6,1 центнерны тәшкил итә. Үткән елның шул чорына караганда азык әзерләү күләме ике мәртәбә азрак. Монда, могаен, "яшел уракка" ике атна соңгарып керешү дә тәэсир иткәндер. Район механизаторларының күмәк хезмәте нәтиҗәсендә 780 тоннага якын печән әзерләнде, 20810 тонна сенаж салынды, 65 тоннага якын яфрак азык һәм төрле үләннәр җыелды. 5240 гектарга якын күпьеллык үләннәр чабылды, аның 3700 гектарлагн артыгы сенажга салынды һәм калган өлеше печәнгә киптерелде. Бүгенге көнгә җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Түбән Каракитә, Яңа Чокалы, Чуваш Бизнәсе, Городище һәм Татар Бизнәсе филиалларында һәр баш терлек өчен уртача 13 центнерга якын азык берәмлеге туплый алдылар. Ә менә "Эталон - Агро" хуҗалыгы эшчәннәренә хезмәт темпын шактый арттыру сорала. Биредә әле нибары һәр баш мал өчен 2 центнердан аз гына артыграк азык әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев