Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә тагын ике яңа объект сафка басты

Республика һәм район оешу көне, шулай ук яңа уку елы алдыннан Чүпрәледә социаль- мөһим объектларның тагын икесе үз ишекләрен ачты. Әлеге тарихи вакыйгалар Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм аның урынбасары - Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, шулай ук, район башлыгы Александр Шадриков катнашында үтте.

Районнның көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан "Дачный" поселогындагы яңа балалар бакчасының төзелеше республика программасы буенча нигезендә тормышка ашырылды. Аның төзелешен үткән елның көз айларында башлаган иделәр. Балалар бакчасы 80 балага исәпләнгән. Барлык урыннарның да нәни хуҗалары бар инде. Биредә дүрт төркем эшләчәк.

Ике катлы бинаның мәйданы 1,8 мең кв метр тәшкил итә. Балалар бакчасы территориясендә уен мәйданчыклары да бар. Якын киләчәктә балалар бакчасында өстәмә белем бирү хезмәте күрсәтеләчәк, чит телләр укытылачак, интеллектуаль һәм музыкаль мөмкинлекләр үстереләчәк, сәламәтләндерү гимнастикасы тәкъдим ителәчәк, кыска вакытлы адаптация һәм шимбә төркемнәре дә ачылачак.
Балалар бакчасы төзелеше 47 млн сум тәшкил иткән, аның 27 млн сумы республика бюджетыннан.

Мәртәбәле кунаклар балалар бакчасын карадылар, анда тәрбияләнүче балалар белән сөйләштеләр.

-Бу араларда һәр көн диярлек 2-3 объект ачабыз, алар барысы да Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча файдалануга тапшырыла, - диде Илдар Халиков. - Мәгариф - уңышлы киләчәк нигезе, шуңа күрә балалар менә шундый барлык шартлар тудырылган әкияти биналарда тәрбия һәм белем алырга тиешләр.

Премьер-министр балалар бакчасын төзүчеләргә үз эшләрен сыйфатлы башкарганнары өчен рәхмәт белдерде, ата-аналарга һәм балаларга уңышлар теләде.

Район башлыгы Александр Шадриков та үзенең чыгышында, балалар бакчасы-ул буш вакытны уздыру урыны гына түгел, ә яшь буынны мәктәпкә әзерләүче мәйданчык ролен үтәргә тиеш, диде.

Балалар кунакларга музыка-спорт залында концерт күрсәттеләр, соңыннан әкияти дөняның матурлыгын үз эченә алган бәйрәм торты тәкдим иттеләр.

Район өчен мөһим объектларның тагын берсе - 114 номерлы янгын сүндерү депосы да, ниһаят тантаналы рәвештә ишекләрен ачты.

Депоның яңа бинасының ачылыш тантанасында мәртәбәле кунаклардан тыш, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе-ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин да катнашты.

-Әлеге объект, беренче чиратта, Чүпрәле халкының иминлеге сагында торачак. Шулай да биредәге техника уку-әзерлек максатлары белән генә юлга чыксын иде,-район башлыгы Александр Шадриков.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков соңгы елларда янгын сүндерү хезмәтен модернизацияләү буенча зур эш алып барылуына, бүгенге объектның да ачылышы-шуның бер мисалы булуын ассызыклады.

-Тормыш шундый инде ул. Кызганычка каршы, шатлыклы вакыйгалар янәшәсендә, еш кына бәла-казалар да булып тора. Безнең бурыч-башлап, әлеге юнәлештә профилактика буенча шартлар тудырудан, кешеләр гомеренә һәм милкенә мөмкин кадәр азрак зыян булдырудан тора, диде, - Илдар Халиков.

Премьер-министр эзләнү-коткару отрядлары начальникларына яңа автомобильләр: УАЗ-23632 UAZ Pickup и UAZ PATRIOT ачкычларын тапшырды. Әлеге тугыз берәмлек техника "2013-2020 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү" өстенлекле федераль программа нигезендә республика бюджеты хисабына комплектлаштырылган. Автомобильләр эзләнү-коткару эшләрендә, юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен юк итүдә файдаланылачак.

114 номерлы Чүпрәле янгын сүндерү начальнигы, эчке эшләр подполковнигы Василий Битяковка объектның төзелеш эшләрен алып баручы "Гранд-Строй" җәмгыяте генераль директоры Олег Батыршин символик ачкычны тапшырганнан соң, кунаклар яңа бина белән танышып чыкты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бу көнне, шулай ук, район мәдәният йортында Чүпрәленең активы белән дә очрашу үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы янгын сүндерү депосы