Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә сувенир курчаклар ясыйлар

Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәбендә сәйләннән төрле әйберләр ясау түгәрәге күптәннән эшләп килә. 2012 елдан башлап, укытучылар коллективы: Ольга Мартынова, Галина Михайлова, Ирина Никитина, Елена Поселенцева директорлары Галина Кудряшова белән берлектә милли төсмерләр белән сугарылган курчаклар ясый башлаганнар.

Алар бизәкләгән татар, чуваш, рус курчаклары инде кайда гына булмаган: Универсиадада, төрле күргәзмәләрдә, Сабантуйларда, хәтта Англия һәм Кытайга кадәр барып җиткәннәр. -Курчакларга милли киемнәрне үзебез төзегән эскизлар ярдәмендә тектерәбез һәм сәйләннәр белән бизибез. Киләчәктә дә әлеге эшне дәвам итәргә уйлыйбыз. Милли төсмерләр белән җан өрелгән курчакларыбыз, сәйлән эшләнмәләребез укучыларда йолаларыбызга карата, беренчедән, мәхәббәт уятса, икенчедән, матди якны ныгыту өчен кәсеп булып тора,-ди мәктәп директоры Галина Кудряшова.

-Кулдан ясалган һәр әйбердә җан җылысы бар инде ул, боларда да бит кул эше күп. Төсләрнең дә төрлесен сайларга тырышабыз - уенчыклар балкып торырга, бары тик уңай хисләр уятырга тиеш. Курчакларның ир һәм кыз балаларын да ясыйбыз,-дип сүзгә кушыла Елена Поселенцева.

Элек курчакларны сатып алмаганнар, үзләре ясаганнар. Хәзер дә шундыйрак шөгыльне яратучылар, үз куллары белән искиткеч матур курчаклар, яисә башка әйберләр ясаучылар бардыр ул авылларыбызда. Үзләре хакында белдереп, менә нинди талантлы, кул эшләренә бай, һөнәрле бит ул безнең халык, диярлек булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сувенир курчаклар