Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә соңгы праймериз узды + Фотолар

2015 елның сентябре- Бердәм тавыш бирү көнендә Чүпрәле халкына 181 җирле дәрәҗәдәге депутатларны да сайларга туры киләчәк. Бүген район мәдәният йортында соңгы елларда халык теленә үтеп кергән праймериз-партия эчендә алдан тавыш бирүнең соңгысы узды.

Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин һәм "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы төбәкара бүлеге әгъзасы Дмитрий Второв катнашты. Шулай ук, Иске Чүпрәле авыл җирлеге буенча партия эчендәге алдан тавыш бирүдә 15 кандидат һәм сайлау хокукына ия булган 95 сайлаучы, исәп комиссиясе членнары да катнашты.

Шакир Ягудин үзенең чыгышында партия эчендәге сайлаулар үткәрү кандидатларның ни дәрәҗәдә халык тарафыннан ышанчылы булуын күрсәтә, -диде. Депутат булып сайлана калган очракта, якташлары арасында, үзе яшәгән җирлектә әлеге кандидат эш-гамәлләре белән яклау таба алачакмы? Менә шушы сорауларга ачыклык керү өчен праймеризлар үткәрү каралган. Әлеге алым беренчеләрдән булып, "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан кулланылганлыгын сөйләп үтте депутат. Хәзер исә праймериз партия законы нигезендә беркетелгән һәм менә җирле дәрәҗәдә депутатлар сайлау өчен дә кулланыла, -диде.

Иске Чүпрәле авыл җирлеге буенча киләчәктәге социаль-икътисади үсеш күзаллавын чарада биш кандидат җиткерде. Алар арасында төрле һөнәр ияләре, бүгенге көндә депутат вазифасын башкаручылар һәм район башлыгы Александр Шадриков та бар.

"Бердәм Россия" партиясенең Чүпрәледәге бүлеге секретаре, район башлыгы Александр Шадриков, депутатлыкка кандидат буларак, районда соңгы елларда башкарылган эшләр турында сөйләп үтте.

-Райондагы мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАП, ветеринар пунктлар, юллар төзелеше һәм башка күп кенә программалар республика Президенты теләктәшлеге белән тормышка ашырыла. Алар барысы да, беренче чиратта, халыкның көнкүрешендә уңайлыклар тудыру максатыннан чыгып эшләнелә. Күпме генә кризис дип сөйләсәк тә, республика программасы нигезендә 2015 елда эшләнәчәк шактый эшләр планга кертелгән. Шуларның берсе - халыкны эчә торган су белән тәэмин итү. Киләчәктә дә барлык эшләр бары тик халык өчен, аның мәнфәгатен кайгыртып башкарылачак,-диде Александр Шадриков.

Депутатлыкка кандидат буларак чыгыш ясаучылар барысы да үз программаларында районның киләчәк үсешен, проблемаларны хәл итүне күздә тотты. Болар: тирә-юньне төзекләндерү, юллар төзү, дренажлар үткәрү, урамнардагы утлар һәм башкалар. Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галләмов соңгы елларда халыкның үтенече дә, ихтыяҗы да заманча булуын искәртте. Әйтик, Иске Элмәле авылы халкы кәрәзле телефон элемтәсе өчен вышка төзүне сорый икән.

-Шуңа да депутатлыкка кандидат буларак, минем өчен төп бурычларның иң мөһиме- җирлектә яшәүче кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү,-диде Фәрит Галләмов.

Кандидатларның чыгышлары тәмамланганнан соң, сайлаучылар тавыш бирү өлешен уздылар. Иң күп тавыш җыйган кандидатларның исемлеге рейтинг буенча төзеләчәк. Әлеге нәтиҗәләр июнь аенда билгеле булачак. Чүпрәле районы буенча 19 авыл җирлегендә дә мондый партия эчендәге сайлаулар узды. Анда 900 сайлаучы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праймериз Бердәм Россия