Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә сайлаулар тыныч узды

Чүпрәле районы халкы бүгенге бердәм сайлау көнендә аеруча активлык күрсәтте. Инде көннең беренче яртысында ук район халкының күпчелеге сайлау участокларына килеп, гражданлык бурычларын үтәргә өлгерде. Алар өчен коймаклы чәй өстәле, үзешчәннәр концертлары әзерләнде.

Килә алмаганнар янына сайлау учасоклары вәкилләре үзләре бардылар. Алар арасында башлыча өлкән яшьтәге сайлаучылар иде. Мисал өчен 1369 номерлы сайлау участогы буенча вәкилләр 77 мәртәбә сайлаучылар янына чыкканнар.

Кичке якта 17.00 сәгатькә чүпрәлеләрнең 90 проценттан артыгы сайларга өлгергән иде. Хәзерге вакытта сайлау участоклары үз эшен тәмамлады. Сайлау участокларында беренче мәгълүматларны җыю буенча эшләр алып барыла. Сайлауларның тыныч узуын эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тәэмин итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар