Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә сайлаучылар электрон тавыш бирә

Бүген Яңа Чокалы авылы халкы V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлавында электрон тавыш бирү җайланмасын өйрәнде. Әйтергә кирәк, көндәлек тормышыбыздагы компьютер технологияләрен куллану: интернет аша аралашу, банкоматлардан файдалану һәм башкасы бәрабәренә электрон комплеслар аша тавыш бирү авыл халкы өчен әлләни авырлык тудырмады.

-1354 номерлы сайлау участогында тавыш бирүчеләр саны 282 кеше. Хәзерге вакытта аларның 95 проценты үз тавышын бирергә өлгерде дә инде, -ди сайлау участогы рәисе Илгиз Низаметднов.

Тавыш бирүчеләр иң элек участок комиссиясенә паспорт тәкъдим итә, мәгълүматлар язылып алынгач, аңа штрих-код бирелә. Әлеге штрих-код белән тавыш биргәнче сайлаучы башлап электрон тавыш бирү комплесының тренажер копиясендә өйрәнү уза. Барысы да бик гади, әлеге системаны, хәтта әби-бабайлар да үзләштерде.

Мондый төр сайлауның үз плюслары да бар. Акыллы аппарат күпме кеше тавыш биргәнлеген үзе исәпләп чыгара һәм кәгазь бюллетеньнар мәшәкатеннән дә коткара. Участокта мондый комплекслар, трнежер белән бергә алтау.

Реклама

- Мин бер сайлауны да калдырганым юк. Чөнки һәрберебезнең тавышы бик мөһимлеген аңлыйм һәм әлеге эшкә җаваплы карыйм. Без авыл халкының тормышы әйбәт булсын өчен тавыш бирәбез,-ди Марат Юнусов.

Чүпрәле районында электрон тавыш бирү системасы өч сайлау участогында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электрон тавыш бирү системасы

2
X