Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Сәйфихан Нәфиевны искә алу көне узды

2010 елдан бирле Чүпрәле районында күркәм традицияләрнең берсе, элек елларда республика прокуроры, Конституцион суд рәисе булып эшләгән якташыбыз Сәйфихан Нәфиевны искә алу чарасы уза. Быел да гадәт буенча аның туган көне алдыннан районга мәртәбәле кунаклар: Татарстан Прокуроры Илдус Нәфиков, Татарстан Президенты киңәшчесе, элеккеге прокурор Кафил Әмиров, республика идарә органнары җитәкчеләре,...

Чара район балалар һәм яшүсмерләр спорт залында Сәйфихан Нәфиев кубогына көрәш ярышларының финал өлешен тантаналы ачудан башланып китте. Әлеге турнирның ел саен үткәрелүе, шулай ук, тикмәгә түгел. Сәйфихан Нәфиев спортка мөккибән шәхес булган, гир күтәргән, татар көрәшен яраткан, үзе дә ярышларда катнашкан.

Якташыбызның киңкырлы шәхес икәнлеген искә алып, татар-башкорт көрәше буенча федерация җитәкчесе Равиль Хәйруллин Чүпрәледән чын көрәшчеләр чыгуын билгеләп үтте, ТР Прокуроры Илдус Нәфиковка һәм район башлыгы Александр Шадриковка махсус бүләкләр тапшырды.

Кунаклар өчен быелгы чара шактый кызыклы итеп оештырылган иде. Башлап алар район крайны өйрәнү музеенда булдылар. Аның диварлары саклаган район тарихын, аның кешеләре хакында тупланган истәлекләрне тыңладылар. Аннан агымдагы елда файдалануга тапшырылган балалар иҗат йортын карап чыктылар.

Кунаклар өчен махсус автобуслар белән район буенча сәяхәт тә оештырылды. Соңгы елларда Чүпрәледә төзелгән һәм кулланылышка тапшырылган биналарны карап, кунаклар Чүпрәленең нык үзгәрүен, яңаруын билгеләп, соклануларын белдерделәр.

Аннан кунаклар район Прокуратура бинасы каршындагы мемориал тактага чәчәкләр куйдылар, Сәйфихан Нәфиевның якты истәлеген барладылар.

Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты Сәйфихан Нәфиев (1941-2004) Мунчали авылында туып үсүен исегезгә төшереп үтсәк, һич тә зыян булмас. Якташыбызның исемен мәңгеләштерү максатыннан районда ике мемориаль такта, берсе район прокуратура бинасы каршында, икенчесе ул укыган Мунчәли башлангыч мәктәп бинасында урнаштырылган. Район үзәк урамнарының берсе бүген Сәйфихан Нәфиев исемен йөртә, шунысы куанычлы, әлеге урамда кайчандыр ул хезмәт юлын башлаган прокуратура бинасы урнашкан. Моннан тыш, ел саен районда Сәйфихан Нәфиев исемендәге премия һәм аның исемендәге кубокка милли көрәш буенча ярышлар үтә. Үткән ел исә тагын бер яңалык булып, район Прокуратура бинасында аның шәхси кабинет- музее булдырылуы тора.

Район Прокуратурасы каршында район башлыгы Александр Шадриков, ТР Прокуроры Илдус Нәфиков һәм башка мәртәбәләе кунаклар якташыбызның олы җанлы, кешелекле, шул ук вакытта, төгәл һәм гадел кеше булганлыгын искә алдылар. Республика өчен иң авыр 1990 елларда урнашкан сәясәт чорында республикадагы Прокуратура эшчәнлеген алып бару нәкъ менә Сәйфихан Нәфиев вазифасына туры килә.

Сәйфихан Нәфиевның принципиаль һәм грамоталы, таләпчән җитәкче булуы күп кенә катлаулы мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итә. Кабинет-музеена юл алгач та, кунаклар аның аның бергә эшләү дәверендә булган истәлекләрне сөйләделәр, төпле киңәшләре белән ярдәм итүче шәхес булуын ассызыкладылар. Чара кысаларында Сәйфихан Нәфиев исемендәге район премиясе дә тапшырылды.

Тантанадан соң кунаклар район үзәгенә юл алдылар. Мәңгелеккә утка чәчәкләр салдылар һәм агымдагы елда ачылган Геройлар Аллеясын карадылар.

Сәйфихан Нәфиевны искә алу көне милли көрәш ярышларына нәтиҗәләре барлау белән тәмамланды. Һәр төрле үлчәү авырлыгында җиңгән яшүсмерләргә җитәкчеләр грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар. Командалар арасында беренчелекне исә Кече Чынлы көрәшчеләре яулады, шулай итеп күчмә кубокны да алар алды. Шушы авылдан иң яшь көрәшче Нияз Рәимовка махсус бүләк тапшырдылар.

Рөстәм Бакиров, ТР һәм РФнең атказанган табибы:

-Ел саен шушы чорда туган туфрагыма аяк басу олы бәхет. Очрашудан, әлеге чарадан бер елга җитәрлек көч куәт алып китәм.Сәйфихан Нәфиев исемен мәңгеләштереп көрәш турниры узуы бик мәртәбәле, кирәкле эш. Туган авылым, Татар Бизнәсеннән яшь егетләрнең катнашуын күрү, аеруча минем өчен олы горурлык. Әлеге уңайдан аларга без дә ярдәм итәргә тырышабыз, үткән ел махсус языулар төшерелгән киемнәр, быел аяк киемнәре бүләк иттек. Әлеге башлангычны республикада спорт буенча беренче урынбасар Хәлил Шәйхетдинов та куәтләде, киләчәктә дә бу эшне дәвамлы булыр дип ышаныч белдерә. Сәйфихан Нәфиевның эшен, шөгылен дәвам итүче Чүпрәле яшьләре үсүен күреп шатланам, әфәрин!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәйфихан Нәфиев