Чүпрәледә Сабантуй-Акатуй бәйрәмнәрен үткәрү программасы
Ата-бабаларыбыздан традиция буларак безгә килеп җиткән һәм бүген дә халкыбызның яратып бәйрәм ителә торган Сабан туе районда 5, 6, 7 июнь көннәрендә үтәчәк.
5 июнь. Иске Чүпрәле.
17.00 сәгатьтә - ипподром территориясендә район башлыгы кубогына багги ярышлары.
20.00 - Сабантуй мәйданында кичке Сабантуй. Яшьләрчә күңел ачу чаралары.
6 июнь. Иске Чүпрәле.
9.00 - Сабантуй бәйрәмен тантаналы ачу. Алдынгыларны бүләкләү.
10.00 - Уеннар, ярышлар, милли көрәш һ.б. (Үзәк мәйдан).
"Спортчы Татарстан" мәйданында ГТО нормалары тапшыру.
Үзәк сәхнәдә үзешчәннәр чыгышы.
"Милли авыл" йортларында концерт.
12.00 - Чабышкы атлар ярышы. (Ипподром мәйданы).
Балалар өчен аттракционнар. Ярминкә.
7 июнь. Кече Чынлы авылы.
10.00 - Халык бәйрәме "Сабантуй".
7 июнь. Зур Аксу авылы.
10.00 - "Акатуй"
7 июнь. Түбән Чәке авылы.
10.00 - "Туган як көне".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев