Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Сабан туе узды

Яз җиттеме, җир шарының төрле төбәкләрендә татарның милли бәйрәме Сабантуйлар гөрли башлый. Татар халкы, ә аларга кушылып башка милләтләр дә , хәтта быел Парижда даҗырлап-биеп, көрәшеп бәйрәм итеп алдылар. Татарстанда да Сабантуйлар гөрли башлады. Быел милли бәйрәмебез Президент карары нигезендә июль аенда үтә.

Сабантуй - татар халкы бәйрәме булуга карамастан, монда бүген бик күп милләт вәкилләре катнаша. Үткән шимбә, якшәмбе көннәрендә дә районыбызда үткән милли бәйрәм һава торышының яңгырлы булуына карамастан, халкыбыз күңелендә озак сакланыр.

Борынгы гадәтләребезнең бүген дә тормышыбызда яшәеше төп урын алып торуын, һәм дә аларны яшь буыннарга җиткерү максатыннан, бәйрәмнең асылын, матурлыгын чагылдырып Чүпрәле үзешчәннәре, район мәдәниятчеләре, балалар, мәдәни-социаль өлкәдә хезмәт куючылар мәйданга килүчеләрне театральләштерелгән тамаша белән каршы алдылар.

Район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов тарафыннан хәер-фатиха биреп, азан әйтелгәннән соң, тантаналы марш астында бәйрәм аләме күтәрелде.

Бәйрәмне олылап, башкалабыздан да мәртәбәле кунаклар: ТР Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Ягудин, "Ак Барс Холдинг компаниясе" генераль директор урынбасары Камил Галиев, Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарә җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов кайткан иделәр.

Район башлыгы Александр Шадриков чүпрәлеләрне һәм мәйданга җыелган барча халыкны котлап, тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

-Авыл хезмәтчәнен олылап, язгы кыр эшләренә Сабан туе бәйрәмендә нәтиҗә ясыйбыз. Бәйрәм тынычылык, милләтләрнең дуслыгын, бердәмлеген чагылдыра. Биредә борынгы гореф-гадәтләребез, җыр-биюләр, йолалар, уеннар бер-берсе белән үрелеп бара. Язгы хезмәт бәйрәменә без билгеле бер уңышларыбыз белән киләбез, шуңа да терлекчелек, игенчелектә үзләреннән өлеш керткән хезмәткәрләребезне хөрмәтлибез. Бәйрәм һәркемдә онытылмас тәэсирләр калдырсын, яхшы кәеф бүләк итсен, исәнлек, иминлек белән яшәргә көч-куәт бирсен,-диде Александр Шадриков.

Чүпрәлеләргә бәйрәм уңаеннан изге теләкләрне Татарстан Президенты һәм Хөкүмәт исеменнән Ринат Гайзатуллин җиткерде. Бәйрәм кысаларында, дәүләт бүләкләренә: "ТР Атказанган укытучысы" исеменә укытучы-ветеран Вера Несина, "ТР Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеменә «Агрохимсервис» җәмгыяте директоры Альберт Низамов, «Эталон - Агро» җәмгыяте агрономы Шамил Җаббаров ия булды. Татарстан Президентының Рәхмәт Хатлары белән район Советы Аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов, «Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы агрономы Владимир Кизин, балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе директоры Николай Хрисанов бүләкләнде.

Гадәт буенча, тәбрикләүләрдән соң, алдынгыларны хөрмәтләү башланды. Быелгы язгы чәчү нәтиҗәләре буенча, I дәрәҗәле Дипломга алдынгы хуҗалык "Цильна" җәмгыяте -(җитәкчесе Барис Гафуров) һәм "Бикчуров Р.А" , (җитәкчесе Равил Бикчуров) крестьян-фермер хуҗалыгы, II дәрәҗәле Дипломга "Ак Барс -Чүпрәле" агрофирмасы (директоры Фәрит Мөдәрисов) һәм "П.В. Дементьев" исемендәге агрофирма (җитәкчесе Иван Павлов), шулай ук, "Махмутов" крестьян-фермер хуҗалыгы (җитәкчесе Илмир Мәхмүтов), III дәрәҗәле Дипломга "АгроТрансПорт" җәмгыяте (җитәкчесе Фәнис Баһаутдинов), "Эталон-Агро" җәмгыяте (җитәкчесе Сергей Никитин) һәм "А.А.Низамов" исемендәге (җитәкчесе Альберт Низамов) крестьян-фермер хуҗалыгы ия булды.

Мәйдан уртасына 2017 елның язгы эшләр нәтиҗәсе буенча иң әйбәт күрсәткечләргә ия булган механизаторлар, озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләр чыкты. Аларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау Грамоталары, Дипломнар һәм "Ак Барс Холдинг компаниясе"нең медальләре һәм бүләкләр тапшырылды. Һөнәри эшчәнлектә һәм районның социаль-икътисадый үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән бертөркем райондашларыбызга Мактау Тактасында урын алу Таныклыгы тапшырылды.

"ЭКОВЕСНА-2017" республика конкурсы нәтиҗәләре буенча "Экомәктәп" номинациясендә Яңа Кәкерле төп мәктәбе, "Экосад" номинациясендә -Городище балалар бакчасы, "Экогаилә" номинациясендә Иске Чүпрәледән Вәлиуллиннар гаиләсе, "Экопредприятие" номинациясендә "Фламинго" җәмгыяте бүләкләнде.

"Халык талантлары балкышы" район фестиваленең дә җиңүчеләре билгеле булды. Район мәдәният учреждениеләре арасында фестивальнең Гран-при исеменә район мәдәният йорты, 1 дәрәҗәдәге лауреат исеменә Иске Шәйморза һәм Чуваш-Шәморзасы авылы мәдәният йортлары, 2 дәрәҗәдәге лауреат исеменә Городище авылы һәм Иске Задур авылы мәдәният йортлары, 3 дәрәҗәдәге лауреат исеменә Иске Кәкерле һәм Иске Ишле авылы мәдәният йортлары ия булды. Шулай ук, күп кенә башка авыл мәдәният йортлары да төрле номинацияләрдә махсус бүләкләргә ия булдылар.

Фестивальнең гөрләп узуында үзләреннән зур өлеш керткән оешма, предприятиеләргә, белем бирү учреждениеләренә дә олы бүләкләр тапшырылды.

Сабан туенда спорт ярышлары күптөрле булып, бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Гер күтәрү, кул көрәштерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, биек колга башына үрмәләп менү кебек бәйгеләрне дә тамашачы бик яратып карады. ГТО нормасын тапшырырга теләүчеләрне дә спорт мәйданчыгы көтеп торды.

Музей һәм китапханә хезмәткәрләре дә эчтәлекле өйалды оештырган иде. Биредә үткән гасырга караган күлмәкләр һәм җиз самоварлар, тал бишекләрен күрергә мөмкин иде. Ә иң олы самовар, сыешлыгы буенча, Иске Задурдан Гөлзәйрә апа Шәмсетдинованыкы иде.

Бәйрәмдә катнашучыларны, шулай ук, татар, чуаш телләрендә дәртле җырлар җырлап, уйнап-биеп өйаллары, мәдәни ял итү сәхнәсе чакырды. Быелгы Сабантуеның үзенчәлеге булып, авыл җирлекләре янәшәсендә урын алган балалр мәйданчыгы да торды. Биредә "Талантлар планетасы" балалар иҗат йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән уеннар,мастер-класслар оештырылды.

Әлбәттә, милли көрәш-Сабантуй бәйрәменең төп бизәге. Ул берничә авырлыктагы үлчәүләрдә кунаклар һәм хуҗалар арасында алып барылды. Быелгы Сабан туеның абсолют батыры исемен Кече Чынлыдан Рамиль Айзятуллов яулады.

Бәйрәмнең төп сәхнәсендә иртәдән алып бәйрәм тәмамланганчыга кадәр халык алдында районының үзешчән артистлары чыгыш ясадылар, биеделәр, җырладылар, күңел ачтырдылар. Мәйданның икенче ягында сәүдә мәйданчыклары гөрләде. Бала-чаганың таган атып, батутларда сикерүдән, нәни автомашиналарда йөрүдән һ.б. күп кенә күңел ачудан шат авазлары тынып тормады.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Сабантуй 2017 в Дрожжаном - Фотоотчёт-Часть 1

Сабантуй 2017 в Дрожжаном - Фотоотчёт-Часть 2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабан туе