Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә “Россия чаңгы юлы-2015” ярышларында 500 дән артык спортчы катнашты

Үткән якшәмбе Чүпрәле районы халкы өчен чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды. Ял көнен ачык саф һавада файдалы итеп үткәрергә теләгән һәр кеше, чаңгыларын алып иртүк урман аланына ашыкты.

"Россиянең чаңгы юлы" ярышлары Чүпрәледә ел саен халыкның зур активлыгы белән үтә. Бу ярышларда Вагиз Алиулловны искә алу да спорт бәйрәменең популярлыгын арттыра. Быел ул беренче мәртәбә, районыбызның иң гүзәл табигать почмагы булган- урман аланында узды. Чаңгы юлы биек- биек агачлар арасында салынган иде. Спортчылар да, тамашачылар да ул көнне кышкы урман хозурлыгына тагын бер сокланып, җанга рухи көч алып кайттылар. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре алып килгән кыр кухнясында тармаклы технологияләр техникумы пешекчеләре әзерләгән кайнар чәй һәм итле "Дуслык" боткасы барысының да күңеленә хуш килде. Әйтергә кирәк, чаңгы ярышларында районның барлык хезмәт коллективлары да диярлек актив катнашты. Гаиләләре белән килүчеләр дә күп иде. Хрисановларның дүрт, Солдатовларның өч туганы старка басты. - Сәламәт яшәү рәвеше бәйрәме быел, "Чүпрәле районында спорт һәм физкультура елы" билгесе астында узды. Күргәнегезчә, ярышка 500 дән артык кеше чыкты,- ди спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов. Ярыш парадында чаңгычыларны район башлыгы Александр Шадриков кышкы спорт бәйрәме белән тәбрикләде. "Чаңгы ярышлары районда иң популяр спорт төрләреннән санала. "Россия чаңгы юлы" үзенә күп халыкны җәлеп итеп кенә калмый, яңа спортчыларны ачыкларга да мөмкинлек тудыра. Барыгызга да күтәренке кәеф, спортта яңа җиңүләр телим, - диде район башлыгы. Аннан соң ул Вагиз Алиулловның улы Русланга истәлек бүләге тапшырды. - Алтмыш яшемне узып китсәм дә, чаңгыга баскач җаныма рәхәтлек алам. Урман эчендә чаңгыда шуу бик тә күңелле бит. Монда ниндер сихри тынлык сизәсең, йөрәккә, мускулларга өстәмә көч керә. Сез дә чаңгыга басыгыз, файдасын шунда ук күрерсез,- ди Яңа Чүпрәледән хезмәт ветераны Җәүдәт Мөдәрисов. Ә Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиулловның үз фикере: " Җиңүгә ирешү төп максат түгел бит. Иң мөһиме сәламәт яшәүгә омтылу. Шуңа күрә "Россия чаңгы юлында" каты көрәш юк, секундлар да роль уйнамый. Тик бер максат- ярышларда катнашучы яхшы кәеф белән финишка килү". Ярыш программасы тәмамлангач, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды. Ике километрлы дистанциядә 1 һәм 3 урыннарны яулаучыларга Чүпрәле районы башлыгының дипломнары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Иң көчле чаңгычылар "Россия чаңгы юлы- 2015" символикасы төшерелгән баш киемнәре белән бүләкләнделәр. Руслан Алиуллов әтисе истәлеге итеп иң өлкән яшьтәге спортчы Җәүдәт Мөдәрисовка һәм Яңа Уби мәктәбеннән килгән иң яшь чаңгычы Василиса Павловага символик призлар бүләк итте.

Фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/5837-lighnya-rossii-v-droghghanom.html карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Россия чаңгы юлы2015” спортчы