Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә профсоюз оешмасы вәкилләре киңәшмәгә җыелды

Чүпрәле муниципаль районының дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының чираттагы конференцясе узды.

Аның эшендә Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов һәм Татарстан Республикасы буенча дәүләт учреждениеләре һәм җәмгыяти тәэмин итү хезмәткәрләре профсоюзының техник инспекторы Павел Чумаков катнашты. Конференциянең көн тәртибенә әлеге профсоюз оешмасының 2009 елның декабреннән 2014 елның декабренә кадәрге чорда башкарган эшенә отчеты, ревизия комиссиясе отчеты , Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре профсоюзының Татарстандагы Республика оешмасының ХХХ нчы отчет-сайлау конференциясенә делегат сайлау һәм республика комитеты составына вәкил җибәрү турында мәсьәләләр куелган иде. -Безнең профсоюз оешмасы 25 башлангыч оешманы берләштерә, аның сафында 264 кеше исәптә тора. Оешма эшчәнлеге еллык эш планнары нигезендә гамәлгә ашырыла. Җиде кешедән комитет һәм өч кешедән ревизия комиссиясе төзелгән. Отчет чорында 23 утырыш үткәрелде һәм аларда 37 мәсьәлә каралды,- дип башлады үзенең чыгышын әлеге профсоюз оешмасы рәисе Радик Багаутдинов. Профсоюз район комитетының төп эшчәнлеге профсоюз членнарының мәнфәгатен һәм социаль- хезмәт хокукларын яклауга, социаль партнерлыкны үстерүгә, сәламәтлекне һәм хезмәтне саклауга юнәлдерелгән. Аннан соң Радик Әмирҗанович социаль гарантияләрне саклау һәм аларны тагын да арттыруның мөһимлеген, хезмәт турындагы законнарны үтәү, профсоюз кадрларын әзерләү һәм аларның белемнәрен күтәрү зарурлыгын ассызыклады. Конференция кунагы Павел Римович районда профсоюз оешмаларының эшенә югары бәя бирде, югары нәтиҗәләргә ирешкән профсоюз активистларына Мактау грамоталары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшмә профсоюзлар Федерациясе