Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә пенсионерлар конференциясе үтте

Өлкәннәргә карата игътибар арта бара. Россия Федерациясе пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе конференциясен зурлап, киң җәмәгатьчелек катнашында үткәрү шуны дәлилли.

Район пенсионерлары форумының мондый ук дәрәҗәдә узганы юк иде әле. Муниципаль район башлыгы Александр Шадриков пенсионерлар бүлекчәсенең һәм ветераннар район советының эшен тагын да камилләштерүне максат итеп, урыннардагы ветераннар советлары җитәкчеләре, җирле үзидарә башлыклары һәм өлкәннәр тормышына турыдан-туры бәйле оешма вәкилләре белән очрашты. Бүген районда 7800 пенсионер яши. Алар арасында 42 сугыш ветераны һәм тыл хезмәткәрләре дә бар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерлек барган чорда ветераннар белән ачыктан-ачык сөйләшү аеруча әһәмиятле. Конференция барышында өлкәннәрне борчыган кайбер проблемалар ачыкланды. Пенсионерларның район советы башлыгы Дамир Алимовның чыгышында бәян ителгәнчә, өлкәннәр белән якыннан торып эшләү, нигездә, район үзәге тирәсенә урнашкан торак пунктларда гына җайга салынган. -Кичекмәстән, ерак авылларда гомер итүче карт-корылар белән ешрак аралашырга, аларны борчыган сорауларга җавап табарга, аларның көнкүрештә булган ихтыяҗларын тирәнтен өйрәнергә кирәк. Ветераннар советы, социаль яклау һәм пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре белән берләштерелгән рейдларлар оештыру уңай нәтиҗә бирми калмас,- ди Дамир Дәүләтшинович. Залдагылар ветераннарның район советы рәисе Фиркать Җәлалов һәм пенсионерлар бүлекчәсенең беренче җитәкчесе Ядкарь Айнулловның да чыгышларын нык игътибар белән тыңладылар. Район башлыгы Александр Шадриковның да залдагыларга әйтер сүзе күп булды. Башта ул быелның үткән чорында районны социаль-икътисадый яктан үстерү юнәлешендә башкарылган эшләргә тукталды, алдагы ел өчен билгеләнгән планнар турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. Соңыннан пенсионерлар советының дүрт елга исәпләнгән яңа составы расланды. Советның рәисе итеп яңадан Дамир Алимов, аның урынбасары- Иршат Закиров һәм ревизор итеп Роза Нәсибуллина сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионерлар конференциясе