Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә печән өсте

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 4 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, 873 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр теземнәргә салынды. Шуның 545 гектары маллар өчен кышкы чорга печәнгә, 207 гектары сенаж салуга чабылган.

Шул ук вакытта хуҗалыкларда, агрофирма филиалларында мал-туар өчен кышкы чорга дару үләннәре әзерләү эше дә башланып китте. Бүгенге көндә район буенча 32 тонна дару үләннәре әзерләнгән. Җәмгыятьләрдә һәм агрофирма филиалларында сенаж салу эшләре дә дәвам итә. Бүгенге көндә район буенча 185 тонна сенаж салынган да инде.

-Печән хәзерләү өчен техника җитәрлек, аяз көннәрдә алардан нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк. Яхшы сыйфатлы печән җыю өчен иң кулай вакыт хәзер, шуңа һәр көн кадерле, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Виктор Митрошкин.

Печән чабу белән бер үк вакытта чәчүлекләрне корткычларга, авыруларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртү эшләре дә дәвам итә. 4 июньгә район буенча барлыгы 59740 гектар мәйдандагы чәчүлекләргә гербицидлар һәм пестицидлар сибелгән, шул исәптән, 32800 гектар мәйданнар чүп үләннәренә, 14000 гектар мәйданнар корткычларга, 12940 гектар мәйданнар төрле авыруларга каршы эшкәртелгән.

"Шәйморза" җәмгыятендә дә актив төстә печән әзерләнә. әлеге рәсемнәрне дә шушы җәмгыятькә барып төшердек, Печәнчеләр генә түгел, мал-туарны кышлату, техниканың төзеклеге өчен җаваплы булган һәркем бу чорда басуда. Әлеге рәсемдә сез механизатор Рәмис Вахитов һәм баш инженер Рифкать дәүЛәтшинны күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печән әзерләү чоры