Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда Әфган җиреннән совет гаскәрләренең чыгарылуына 26 ел тулуга багышланган митинг узды

Нәкъ моннан 26 ел элек, 1989 елның 15 февраледә соңгы совет гаскәрләре Әфган дәүләте территориясеннән чыгарылды. Ун елга якын сузылган сугышка, ниһаять нокта куелды. Анда Советлар союзының 15 меңнән артык солдаты һәм офицеры һәлак булды.

Әйе, Брежнев хөкүмәте башлаган "тантаналы марш" безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 36 меңгә яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайта. Бу сугыш безнең ил өчен 60 миллиард сумлык акланмаган һәм кирәксез чыгым булып әверелә.Татарстан Республикасыннан ул сугышта 9570 кеше катнашты, 257 егет батырларча һәлак булды. Чүпрәле районныннан чакырылган 250 дән артык солдат Әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә интернациональ бурычын үтәде. Аларның унбиштән артыгы кһарманлыгы һәм батырлыгы өчен орден- медальләр белән бүләкләнде. Ни кызганыч, Әфган комлыкларында тугыз якташыбыз башын салды. Хәзер һәр елны район үзәгендә алар истәлегенә куелган обелиск алдында митинг үтә. Әйе, тарих бу сугышка үзенең бәясен бирде. Шушы сугышта катнашучыларны без берничек тә онытырга тиеш түгел. Шушы обелиск алдына килеп каһарманнарыбызны искә алабыз, аларның батырлыгына баш иябез. Ул көнне дә бирегә район җитәкчеләре, яу кырында ятып калган солдатларның якын туганнары, хезмәт коллективлары һәм мәктәп укучылары килде. Бер сафка төзелеп алар обелискка веноклар куйдылар, чәчәкләр салдылар. Аннан соң тантаналы чара район мәдәният йортында дәвам итте. Әлеге канкойгыч сугыш турында район башлыгы Александр Шадриков, республика хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, майор Вил Нуруллин һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар советы рәисе Иршат Җиһаншин тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Аннан соң район хәрби комиссары бер төркем әфганчыларны сәхнәгә чакырып аларның күкрәкләренә "Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел" медальләрен кадады. Сәхнәгә шулай ук сугыштан кайта алмаган солдатларның әти- әниләре, якын туганнары да чакырылды. Аларга район башлыгы Александр Валерьевич чәчәк букетлары, истәлек бүләкләре тапшырды. Тантанада Әфган сугышы һәм анда башларын салган солдат әниләре турында җырлар башкарылды.

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма, канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк! Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерендә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары. Әфганистан, Чечня җирлегендә сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Чүпрәле егетләренең якты истәлеге алдында баш иябез.

Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/5900-miting-posvyachennii-k-26-godovchine-vivoda-voisk-s-afganistana.html карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әфган җире совет гаскәрләре 26 ел