Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Мәдәният елына йомгак ясадылар

2014 ел - тарих битләрендә Мәдәният елы буларак язылып куелачак. Татарстан Республикасында ул мәдәниятне үстерүгә игътибар бирү, рухи кыйммәтләрне барлау белән дә истәлекле булып калачак.

Мәдәният елын тәмамлап, нәтиҗәләрне барлау максатыннан район мәдәният йортында зур Гала-концерт узды. Әлеге чара район тормышындагы социаль-мәдәни мөһим вакыйгаларны туплаган видеотапшыру белән башланды. Бәйрәмнең "Йолдызлыр яңгыры-2014" дип аталуы да тикмәгә түгел иде. Алып баручылар-мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан районның җырга-моңга һәвәс иң талантлы үзешчәннәре сәхнә түренә чакырылып торды. Тамашачылар бу кичәдә кабат яраткан артистлары, җырчылары, биючеләре, "Таң" бию ансамбле, Тяхиннар, Таҗетдиновлар кебек гаилә дуэтлары, "Сөмбелә", "Хелхем" фольклор, дүрт дистәдән артык тарихы булган "Аэлита" вокал-инструменталь ансамбльләре белән очрашты, аларны көчле алкышларына күмде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин әлеге чара тормышыбызда һәр көн кешеләргә күтәренке кәеф, шатлык өләшүчеләр бәйрәме дип белдерде.

-Бүген кырда икмәк игеп, иртәгә сәхнәгә менеп өздереп җырлый, яки гармунда уйный алган үзешчән артстларыбыз мәдәният учагын авылларда саклаучылар, буыннан-буынга җиткерүчеләр алар. Аларга дан һәм хөрмәт. Республика күләмендә мәдәният учакларын саклап калу өчен, рухи байлыгыбызны үстерү юнәлешендә байтак эшләр бшкарыла. Бу мәдәният йортларын төзү, төзекләндерү, фестивальләр, олы чаралар уздыру, төрле грантлар белән бүләкләү һәм башкасы. Иң мөһиме-күңелләрдә җыр һәм моң югалмасын, -диде Ринат Гайзатуллин.

Район башлыгы Александр Шадриков 2014 елның район тормышы өчен зур күләмле эшләр башкару елы булды, дип әйтеп үтте. "Быел да эшләнәсе эшләр күп. Төп мөһим вакыйга булып, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү булачак",-диде Александр Шадриков һәм Мәдәният елы дәвамында үткән чараларда актив катнашучыларга рәхмәт сүзләрен белдерде.

Гала-концерт барышында үткән елның мөһим мәдәни чараларында катнашучыларын, бер сүз белән әйткәндә, үз һөнәренә тугры калган иҗади, сәләтле кешеләрне бүләкләү тантанасы да булды. Сәхнә түренә мәдәниятне үстерүдә һәм йолаларны сакллауда зур өлеш керткән, республика күләмендә «Созвездие-Йолдызлык-2014» фестивалендә җиңү яулаучы "Таң" җыр һәм бию ансамбле, мәдәни-агарту эшләрен оештыручылар, район оешмаларының иҗади коллективлары, үзешчән артистлар китапханәчеләр чакырылды.

Шулай ук, районның иң әйбәт мәдәният йортлары да билгеләп үтелде. 2014-Мәдәният елы нәтиҗәләре буенча Гран-При бүләге белән (автобус) Чүпрәле район мәдәният йорты бүләкләнде. 3 дәрәҗә лауреат исеменә Городище һәм Иске Шәйморза авылы мәдәният йортлары лаек булды, аларга 50 мең сум күләмендәге сертификат тапшырылды. 2 дәрәҗәдәге лауреат исеме Зур Аксу авылы мәдәният йортына тапшырылды, алар 70 мең сум күләмендәге сертификат белән бүләкләнде, 1 дәрәҗәдәге лауреат исеменә исә Иске Кәкерле авылы мәдәният йорты лаек дип табылды, алар 100 мең сумлык сертификатка ия булды.

Район башлыгы Александр Шадриков Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының дәүләт бүләкләрен: күкрәк билгесен Татар Төкесе авылы мәдәният йорты директоры Шәүкәт Аббазовка, Мактау Грамоталарын: Иршат Закировка, Мансур Айметовка, Зөлфия Кәримовага һәм Ландыш Сабирҗановага тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдният елына йомгак