Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Кузнецовлар гаиләсенә яңа өйнең ачкычлары тапшырылды

-Күктән төшкән бәхет кебек булды безгә бу өй,-ди Яңа Шигали авылында гомер кичерүче Владислав Кузнецов. Район башлыгы кабул итүенә бабасыннан калган иске йортны бераз төзекләндерү өчен ярдәм сорап кына килгән булган, югыйсә.

Владислав Кузнецов Совет Армиясе сафларында Курчатов шәһәрендәге хәрби частьтә хезмәт итә. Ә Курчатов шәһәре -Семипалатинскидагы атом-водород шартлаткычларын сынау үзәге. Гомеренең ике елы шунда үтә егетнең.

-Хәрби сер итеп саклана торган җирләр иде алар,-ди Владислав. - Нинди шартларда хәрби хезмәт срогын үткәнемне һәм саулыгыма никадәрле зыян килү мөмкинлеге булганлыгын әлеге полигон ябылгач һәм Семипалатинск турында ачык сөйләнелә башлагач кына аңладым мин. Шунда булуларымның билгеседер инде менә-яшем бик зур булмаса да йөрәк кыса, кан басымы уйный,-ди бүгенгесе турында яңа өй хуҗасы.

...Иске йортны бераз төзәтергә дип ярдәм сорап килгән Владиславка сиңа дәүләттән өй тиешле дип, чиратка куеп, кайтарып җибәрәләр. 2013 елның уртасы була бу. Күп тә үтми В.Кузнецовка аңа билгеле бер сумма бүленәчәге турында белдерелгән язу килә. Һәм менә 2015 елның уртасы-Владислав Кузнецовлар гаиләсенә яңа өйнең ачкычлары тапшырылды.

Өйне аларга "Тепловик" җәмгыяте (директоры Ранис Юсупов) төзеп биргәне турында да әйтергә кирәктер. 72 квадрат метрны биләгән бина соклангыч итеп эшләнгән. Шулкадәр нечкәлекләренә кадәр уйланылып башкарылган ки, бер генә җитешмәгән җирен күрмәссең. Суы кергән, бәдрәф, ванна бүлмәләре ясалган, газ, электр приборлары куелган-кереп рәхәтләнеп яшисе генә калган. Ә яшисе калган дигәннән, Владиславлар авылда, нигезләрендә хатыны белән икәүләп кенә яшәп яталар. Олы кызлары Настя Ульяновск шәһәрендә укыган да, шунда ук эшкә дә калган. Ә менә кече кызлары Рая туган якларга югары белемле химик-технолог буларак әйләнеп кайтырга җыена. Һәрхәлдә, Кузнецовларны өй туйлары белән тәбрикләргә килгән район башлыгы Александр Шадриковка һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиулловка, туган җирдә эшләргә һәм яшәргә теләге барлыгы турында белдерде Рая.

Александр Шадриков үзенә рәхмәт яудырган хуҗаларның һәм өй туена кайтучы кунакларның сүзен бүлеп, аңа түгел, Татарстан Республикасына рәхмәт әйтергә кирәклеген аңлатты. (Кунаклар исә күршедәге Ульян шәһәреннән иделәр).

-Татарстан кебек авыл җирлегенә юнәлдерелгән социаль программаларны гамәлгә ашыручы төбәк, Россия күләмендә тагын юк. Республикада бүгенге көнгә 30лап программа эшли. Алар нигезендә юллар салабыз, ФАПлар, күпфункцияле үзәкләр, ветеринария участокларының модульле биналарын төзибез. Мәктәпләр, мәдәният йортлары, балалар бакчалары яңартыла. Һәм, әйтергә кирәк, сезнең кебек хуҗаларга мондый өй ачкычлары тапшыру вакыйгасы да соңгысы булмас. Күпбалалы гаиләләр, ятим балаларны торак йортлы итү программасына да кердек. Якын киләчәктә алар да бәхет-шатлык иясе булырлар, дип планлаштырабыз,-диде ул.

Кунаклар да сүзгә кушылып, шәһәр белән авыл арасындагы аерманың юкка чыгуын ассызыкладылар. Һәм, бу уңайдан игътибарны бу як авыллары кешеләренең бердәмлегенә дә юнәлттеләр.

-Урамнарның төзеклеген шуның кадәр саклыйлар ки, язлыгын ерынты ясамас өчен машинаны авыл башында калдырырга туры килә,-диләр.

...Авыл урамында "көлеп торган" яңа бер йорт пәйда булды. Андый йортлар күбрәк булсын иде. Һәм һәрбер йортта бер-береңне аңлау, бәхет яшәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өй туе