Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә “Комбайннар парады” үтте

Кайчан гына чәчү башланганы турында язган идек кебек. Көн арты көн уза-уза уракка төшәр вакыт та килеп җиткән, гәрчә язгы кыр эшләре быел гадәттәгедән соңрак башланса да.

Уракка төшәр алдыннан комбайннарның хәзерлеген тикшереп карау бар. Элек моны район җитәкчелеге, район башлыгы катнашында гына башкарсалар, хәзер инде бу чарага Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан да белгечләр килә. Икмәк, үстерелгәннең бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу быел тагын да әһәмиятлерәк. Чөнки табигатьнең көйсезлеге игеннәр торышына, аерым алганда үсемлекчелеккә зыян салды. Әле яңа гына Россиянең авыл хуҗалыгы министры Петр Чекмарёв ашлыкның тулаем җыемы фаразларына үзгәрешләр кертелүен әйтте. Кимү ягына, әлбәттә. Бу Татарстанда да шулай ук. Алда нинди һава торышы булачагын да белмисең әле. Уңышны югалтмау өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләү-бүген көн кадагында торган беренчел бурыч.

Комбайннарның урып-җыю чорына әзерлеген тикшерү Шәйморза кустында башланды. Анна соң Кече Чынлы территориясендә, Уби ягында, көннең икенче өлешендә Чокалы, Чәке яклары тикшерелде. Район башлыгы Александр Шадриков һәр кустта да шәхсән үзе булып, комбайнчылар белән күреп сөйләште, техникаларын уракка иң яхшы әзерләүчеләрне бүләкләде.

"Комбайннар парады"нда район хуҗалыкларыннан барлыгы 64 комбайн катнашты. Әлеге техникага зур өметләр баглана- бер комбайнга якынча 530 гектар җир туры килә. Комбайннарның һәркайсы махсус япмалар аша чыгарылды.

"Шәйморза" кустында арасында Фиргать Хөсәенов-1 ("Sampo" маркалы кыр корабы), Алмаз Абдракипов-2 ("Sampo"), Рамиль Хөсәенов-3 ("Дон-1500") урыннарны яуладылар.

"Цильна" җәмгыятеннән "Дон-1500" маркалы комбайннар арасында Фәнис Вәлиев-1, Владимир Актямов-2, Ингел Җәббаров-3 урын, "Класс-мега" комбайннары арасында Илгиз Миначев-1, Илдус Замдиханов -2, Рәфикъ Шәйдуллов-3 урыннарны бүлештеләр. "Бикчуров" крестьян-фермер хуҗалыгыннан Илгизәр Бухариев-1, Фәрит Басыйров 2 урыннарны яуладылар.

"Дементьев исемендәге агрофирма" буенча "Дон-1500" комбайннары арасында Валерий Нягусев-1, Юрий Нягусев-2, Сергей Семенов-3, "Акрос" комбайннары арасында Михаил Чувашов-1, Николай Моисеев-2, Олег Нурин-3 урыннарга лаек дип табылдылар.

"Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы буенча (Чүпрәле урманчылыгы территориясендә үткән) чит ил комбайннары арасында Валерий Храмов-1, Ирек Манюков-2, Александр Храмов-3 урыннарны, "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгыннан Рамил Усманов-1, Марат низамов-2, "Хисамов" крестьян-фермер хуҗалыгыннан Наил Якупов 1урынны яулады. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Кәкерле басуында үткән конкурста "Акрос"лар буенча Илдус Гафуров-1, Рамиль Миңнебаев-2, Фәрит Моратов-3, Фәнис Хәйруллин-3 ("Клас-Мега" комбайны), чит ил комбайннары арасында Илмас Нигъманов-1, Айрат Җәлалов-2 урыннарны яуладылар. Моннан тыш, 2016 уңышын җыеп алу нәтиҗәләренә йомгак ясалып, Миңнехан Шиһапов ("Класс-Мега"), Фәнис Хәйруллин ("Класс-Мега"), Илдус Гафуров ("Акрос"), Валерий Храмов, Петр Архипов ("Нью-Холланд") җиңүчеләр дип табылдылар һәм бозаулар белән дә бүләкләнделәр.

"Ак Барс" холдингы компаниясе генераль директоры Иван Егоров "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы игенчеләре белән очрашып, аларга хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм игеннәрне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен игенчеләргә бөтен көчләрен куярга кирәк булачагын искәртте.

ФОТОРЕПОРТАЖ Парад комбайнов в Дрожжановском районе 2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Комбайннар парады