Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә имам-мөхтәсиб сайланды

Татарстанда яңа мөфти вазифасына керешкәч, төбәкләрдә имамнар, мөхтәсибләр сайлау башланды. Әлеге уңайдан "Җәмигъ" мәчетендә районның авыл имамнары катнашында имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы булды. Аның эшендә төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, район башлыгы Александр Шадриков та катнашты.

Җыелыш "Җәмигъ" мәчетенең имамы Гомәр хәзрәт Рәкыйповның Коръән аятен укуы белән башланды.

Җыелышта Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов Татарстан мөфтиенең сәламнәрен һәм моңарчы да районда мөхтәсиб булып эшләгән Рөстәм хәзрәт Рәкыйповны тәкъдим иткән хатын җиткерде. Имамнар да әлеге кандидатурага каршы килмәделәр, бертавыштан сайладылар.

Александр Шадриков Рөстәм хәзрәткә моңарчы да фикерләшеп, киңәшләшеп бер максатта - районның дини вазгыятен туры юлдан алып бару, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклау юнәлешендә нәтиҗәле эшләве өчен рәхмәтләрен әйтте һәм киләчәктә дә шушы юнәлештә эшләүдә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имаммөхтәсиб