Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә ифтар ашы узды

Бер хәдистә рамазан аенда ураза тотучыны тукландырсан, үзен дә ураза тоткан савабын алырсын диелә. Ә бу көннәрдә үзен мөселман дип күргән һәрбер кеше ураза тота. Шушы гамәле белән ул кылган гөнаһлары өчен гафу сорый, Аллаһыга якыная.

Ураза тотмаучылар да изге гамәлләр эшләп калырга тырыша. Шундый гамәлләрнең берсе-ифтар мәҗлесләре. Татарстанның иң зур спорт корылмасында республика ифтары үтсә, якын көннәрдә генә район Башлыгы Александр Шадриков та район мөселманнары өчен авыз ачу вакытына табын әзерләү өчен хәлал акчасыннан өлеш чыгарды.

Һәм ничәнче ел рәттән инде бу табынны эшмәкәр Надир һәм Гөлшат Мөшәрәповлар әзерли. Аш-суга осталыклары, үз кибетләрендә дә күпереп пешкән камыр ризыклары сатып райондашларны сөендерүче бу гаилә әлеге эшне дә бөтен күңелен биреп башкара.

Ифтарга быел да авыллардагы имам-хатиплар, мөслимәләр чакырылган иде. Буа шәһәреннән килгән Җәлил хәзрәт җанга үтеп керерлек итеп вәгазьләр сөйләде. Әлеге вәгазьләрдән динебезнең җары тик аклыкка, сафлыкка, гаилә иминдегенә, башкаларны да төшенеп яшәргә кирәклегенә эндәүче дин икәнлеген аңларга мөмкин иде. Мөселманнар бергәләп акшам намазын укыдылар. Өстәл артында исә берсе артыннан берсе, илгә-көнгә иминдек сорап, бөйрәмне оештыручыларга да рәхмәтләр әйттеләр.

Безнең район, күзләр тимәсен, тынычлык "утравы". Беренче көнне күп мөселманнар бер арага тупланып вәгазьләр тыңласалар, икенче көнне христиан динен тотучылар игътибарына да дини чара тәкъдим ителде. Бу эшләрнең барысына да һәерһахлык күрсәткән Аллаһы Тәгалә без бәндәләрне, җиребезне күптән көтелгән яңгырлары белән дә сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар ашы