Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә хезмәт коллективлары ГТО нормаларын тапшырырга әзерләнә

Россиядә физик культураны һәм спортны үстерү буенча чаралар планы эшләнде. Күмәк спорт үсешен, яше һәм сәламәтлек торышы төрле булган кешеләргә спортны тагын да якынайту аның төп максаты итеп куела.

Район хакимиятендә үткән киңәшмәдә дә сүз шул хакта барды. Күпчелек гражданнарны физик культура белән даими шөгыльләнүгә ничек җәлеп итәргә?, дигән мәсьәлә уртага куелды.

-Россия Президенты Владимир Путинның ГТО проектына старт бирү турындагы Указы, физик культурага карата булган традицияләрне дәвам итәргә этәргеч ясый. Сер түгел, ГТО ярдәме белән актив һәм сәламәт кешеләрнең берничә буыны үсте. Хәзер исә яңартылган ГТО кысаларында алты яшьтән башлап 11 төркемдә спорт нормативларын үтәү карала. Быел укучылар уку елы башында ук ГТО нормаларын- йөгерү, сикерү, турникта тартылу һ.б тапшырдылар. Хезмәт коллективларында да сәламәт яшәү атмосферасы булдыру мөһим. Димәк, ГТО нормаларын һәр кеше үз яше буенча тапшырырга тиеш. Хәзер безнең районда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлек бар. Спорт заллары, спорт мәйданчыклары эшләп тора, район үзәгендә "Акчарлак" йөзү бассейны, аның тренажер залы... гомумән теләгән һәр кеше үз күңеленә хуш килгән спорт төре белән шөгыльләнә ала,- ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов. Ул көнне утырышлар залына һәр хезмәт коллективыннан бер вәкил чакырылган иде. Аларга үз оешмаларындагы хезмәткәрләр арасында спортны җәелдерү һәм активлаштыру бурычы йөкләнде. Спорт комитеты начальнигы Руслан Вильданов алар белән турыдан- туры элемтәдә торачагын, күмәк спортны үстерүгә юнәлтелгән чараларда башлап йөрүче булуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГТО нормалары