Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды

22-нче июнь иртәсендә район үзәгендәге Дан монументы янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.

1941 елның 22-нче июне - Россия тарихында беркайчанда онытылмаслык авыр көн. Халык хәтерендә тарихыбызның бөек һәм фаҗигале чорлары, илебездә яшәүчеләрнең батырлыгы һәм ныклыгы үрнәге булып мәңге саклана торган даталар бар. Фашистлар Германиясенең Советлар Союзына ерткычларча басып керүеннән соң 76 ел үтте. Ватаныбыз тарихында иң озакка сузылган һәм канкойгыч, йөзләрчә шәһәрләрне, миллионнарча язмышны җимергән, биниһая күп кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы башлана. Әлеге датага багышланган митингкка килүче барлык райондашларга мөрәҗәгать итеп, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков бүгенге тыныч, аяз күгебез өчен сугыш һәм тыл ветераннарына олы рәхмәт сүзләре әйтте. "Кайгы көнендә без яу кырында ятып калганнарны һәм яраланып кайтканнан соң да Җиңү көненә кадәр яши алмаган солдатларны, киләчәк буын өчен үзләрен корбан иткән, фашист канцлагерьларында иза күргән сугышчыларны искә алабыз. Бүгенге тормышыбыз өчен аларны онытырга һич тә хакыбыз юк. Ул вакыйгалардан аерган еллар узган саен үз илебезнең һәм дөньядагы күп илләрнең иреген саклаган, үз гомерләрен аямаган солдатларның тарихи әһәмияте арта гына бара. Яңа буыннарның Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләрен саклау һәм кемнәр батырлыгы нәтиҗәсендә бүген яхшы яшәүләрен аңлау өчен барын эшләү безнең бурычыбыз ул. Бүгенге көнне күрә алмаган, һәлак булганнарга мәңгелек дан, ә хәзер исән-сау булганнарга тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телим,- диде үзенең чыгышында Александр Валерьевич. 27 миллион чамасы Советлар Союзы гражданы, шул исәптән җиде меңнән артык райондашыбыз әлеге сугыш корбаны булды. Митингта сугыш кырларында вафат булган якташларыбыз истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде, мәңгелек ут янына веноклар куелды. Сугыш елларында илебезне яклап кан түккән якташларыбызның батырлыгы беркайчанда онытылмас!

Аннан соң митингта катнашучылар Геройлар аллеясына - якташыбыз, Городище авылында туып үскән, солдат Даны орденының тулы кавалеры Григорий Семенов бюсты янына юнәлделәр. Бүген каһарман якташыбызның туган көне. Исән булса аңа 98 яшь тулган булыр иде. Шушы уңайдан аның якташлары - Городище урта мәктәбе укучылары да бирегә килгән. Алар горурланып Григорий Трофимовичның биографиясен һәм хезмәт эшчәнлеге турында сөйләделәр. Аннан соң алар район җитәкчелеге белән бергә бюст алдына кызыл чәчәкләр салдылар, бергәләшеп фоторәсемгә дә төштеләр. Ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин: "Районыбыз халкы үзенең лачындай уллары һәм кызлары белән урынлы горурлана, аларның исемнәре район тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Бүгенге тыныч һәм имин тормышыбыз барәбәренә батырлык үрнәкләре күрсәткән каһарманнарыбызга мәңгелек Дан!,- диде ул. Өлкән сержант Григорий Семенов Бөек сугышының башыннан ахырына кадәр фронтта була. Нык һәм кыю егетне разведчиклар ротасына алалар. Күрсәткән батырлыклары өчен 1944 елның 28 августында өченче дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнә. Шушы ук елның 15 октябрендә - икенче һәм 1945 елның 24 мартында беренче дәрәҗәдәге Дан орденнарына лаек була.

Әлеге орденнардан тыш аның күкрәген Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, икенче дәрәҗәдәге Ватан сугышы орденнары һәм күп сандагы меддальләр бизи. Сугыштан соң батыр якташыбыз Сембер өлкәсенең Мәләкәс районындагы Никольский авылында яши һәм эшли. 1981 елның 26 февралендә вафат була һәм шул авыл зиратына җирләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев