Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды + Фотолар

22-нче июнь көнне район үзәгендәге Дан монументы янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.

1941 елның 22-нче июне - Россия тарихында беркайчанда онытылмаслык авыр көн. 74 ел элек, нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды. Әлеге датага багышланган митингкка килүче барлык райондашларга мөрәҗәгать итеп, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков бүгенге тыныч, аяз күгебез өчен сугыш һәм тыл ветераннарына олы рәхмәт сүзләре әйтте. "Кайгы көнендә без яу кырында ятып калганнарны һәм яраланып кайтканнан соң да Җиңү көненә кадәр яши алмаган солдатларны, киләчәк буын өчен үзләрен корбан иткән, фашист канцлагерьларында иза күргән сугышчыларны искә алабыз.

Бүгенге тормышыбыз өчен аларны онытырга һич тә хакыбыз юк!",- диде үзенең чыгышында Александр Валерьевич. Ветераннарның район советы рәисе урынбасары Николай Романов та сугышның беренче көннәрендәге ил, район тормышын азссыклады.

Реклама

27 миллионнан артык Советлар Союзы гражданы, шул исәптән җиде меңнән артык райондашыбыз әлеге сугыш корбаны булды. Митингта сугыш кырларында вафат булган якташларыбыз истәлегенә бер минут тынлык иглан ителде. Сугыш елларында илебезне яклап кан түккән якташларыбызның батырлыгы беркайчанда онытылмас!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 22 июнь Хәтер һәм кайгы көне