Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә хәйрия фонды эшли башлады

Әлеге фонд беренче чиратта күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, инвалид сабыйларга медицина хезмәте күрсәтү, ятим балаларның тормыш-көнкүрешен җайга салу һәм тормышта төрле кыенлыкларга юлыккан кешеләргә ярдәм кулы сузуны бурыч итеп куя.

Ихтыярсыздан проблема белән күзгә-күз очрашкан сабыйларның һәрберсе бәхетле балачакка хокуклы. "Благодарение" хәйрия фондын тәкъдир итү кичәсендә нәкъ менә шушы-балаларның бәхетле киләчәгенә хакы барлыгы темасы ак җеп булып сузылды. Музыкаль марафон буларак үткән әлеге кичәне ачканда район башлыгы Александр Шадриков та бу хакта үз фикерләрен җиткерде.

-Әлеге фонд район халкына матди ярдәм күрсәтүдә үз урынын тотар. Кичәгә килүчеләрнең дә һәрберсенә игелекле адымнары өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Бу дөньяда бәла белән ялгыз түгел икәнлеген белү дә кешегә көч өсти бит. Чүпрәлелеләр чит өлкәдә яшәүче кешеләр кайгысына да битараф калганнары юк. Ел саен республикабызда "Мәктәпкә барырга ярдәм ит!" акциясе үткәрелә. 1 сентябрьдә 216 бала мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк. Шуларның 135е социаль яклауга мохтаҗ гаиләдә яши. 2-11 сыйныфларда укучы 209 балага да мәктәпкә җыенырга ярдәм кирәк,-диде ул. Һәм райондашларның мохтажлар проблемасына битараф калмаячакларына ышанычын белдерде.

Городище авылында туып-үскән якташыбыз, хәзерге вакытта Чабаксардагы "Тус" ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Николай Угасловны райондашларыбыз яхшы белә. Аның туган төбәге өчен куйган хезмәтләре, күрсәткән игеле санап бетергесез. Хәзерге вакытта да ул туган авылында зур төзелеш эшләре алып бара.

Авыл урамнарына таш җәйдерү, тимер-бетон күпер төзетү, мәктәпкә капиталь ремонт үткәрү, тау чаңгысы трассасы ясау һәм үзе уйнап-үскән "Горная" урамындагы чишмәне төзекләндерүне планлаштыра.

Николай Угаслов сәхнәгә чыккач: "Без төзүчеләр, күп сөйләргә яратмыйбыз,-дип шаяртып та алды. -Әлеге фондның халык өчен файдалы һәм мөһим булуына шикләнмим. Бик дөрес һәм акыллы эш башлагансыз.

Мин Чувашия Республикасының Дәүләт Советы депутаты буларак, сезнең алымны, тәҗрибәгезне һичшиксез андагы коллегаларыма җиткерәчәкмен",-диде. Аннан соң ул фондка 50 мең сум акча күчерүен дәлилләп, фонд директоры Дамир Алимовка сертификат тапшырды. Ул кичне хәйрия игелеге күрсәтүче җитәкчеләр дә, эшмәкәрләр дә шактый булды. Агрофирма директорлары Рәфәгать Алиуллов һәм Фәрит Мөдәррисов, эшмәкәрләрдән Рөстәм Рәхмәтуллин, Нәфисә Хәйруллова, Ринат Бикмөхәммәтов, Илмас Нәсыйбуллин, Марсель Аббазов, Гөлнара Каюмова, Азат Исхаков, Надир Мөшәрәпов һәм башкалар фондка беренче взносларын керттеләр. "Радио "Спорт"ның исә фондка беренче взносы иң саллылардан-500 мең сум күләмендә булды. Фонд җитәкчесе Дамир Алимов аларның барысына да чын күңелдән рәхмәт әйтте. Өч сәгать дәвам иткән марафон-концертта районыбызның иң оста җырчылары һәм биючеләре сәхнә тотты. Якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты ИлСафның да кайтуы кичәгә бер ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ХӘЙРИЯ ФОНДЫ