Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә гриппка каршы вакцинация ясала

Район үзәк хастаханәсендә гриппка каршы профилактик чаралар башланган. Район халкын медицина хезмәте белән тәэмин итү буенча баш табиб урынбасары Гүзәлия Маликова әйтүенчә, районда гриппка каршы 6770 кешегә, ягъни барлык халыкның 29 процентына вакцинация ясау планлаштырыла.

Йогышлы чирләр структурасында 95 процентны биләп торучы грипп һәм кискен респиратор йогышлы авырулар халык сәламәтлегенә җитди зыян сала. Табиблар сүзләренә караганда, грипп үзе түгел, ә ул китергән өзлегүләр куркыныч. 1997-1998 елларда Татарстанда грипп белән авыручылар саны 300- 400 меңгә җиткән, соңгы елларда ул 3- 4 мең кеше тәшкил итә.

Гриппка каршы түләүсез вакцинация укытучыларга, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, медицина хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкән кешеләргә ясала. Аллергия реакциясе булган һәм тавык аксымын кабул итә алмаган кешеләргә вакцинация ясау киңәш ителми.

-Әгәр сездә авыру билгеләре: тән температурасының күтәрелүе, тирләү, хәлсезлек, буыннар, мускуллар, баш авырту, көчле (авырту белән) ютәл, томау, гиперемия, авыз эче һәм тамакның кипшенүе күзәтелсә, белеп торыгыз - Сез грипп эләктергәнсез. Үз белдегең белән дәваланмаска, кичекмәстән табибка күренергә кирәк,-дип кисәтә бу уңайдан Гүзәлия Маликова.

Вакцина ясату (профилактика) бу авырудан саклануның кулай чарасы булып тора. Хезмәт коллективларында хезмәткәрләрнең 70-80%на вакцина ясау бу коллективта авыру ихтималын нык чикли.

-Гриппка каршы вакцинаны, гадәттә, ел саен октябрь-ноябрь айларында ясыйлар. Вакцина ясалгач, 2 атнадан соң иммунитет көчәя һәм грипп вирусына каршы антитәнчекләр эшләп чыгарыла,-ди баш табиб урынбасары.-Грипптан саклану өчен кулларны һәрвакыт сабынлап юарга, сәламәт яшәү ревеше алып барырга: туйганчы йокларга, файдалы ризыклар ашарга, актив булырга, күбрәк сыеклык эчәргә, кеше күп җыела торган җирләрдә булмаска тырышырга, саф һавада күбрәк йөрергә, сулыш органнарын саклау өчен маскалар кияргә.

Рәшит Фәтхуллов:

-Прививкаларны начар дип санамыйм, файдалы, кирәк нәрсә ул. Гаиләбез белән ел саен гриппка каршы вакцина ясатабыз һәм нәтиҗәсен дә күрәбез. Тормыш иптәшем Галина Фәтхуллова башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Шуңа аңа грипптан прививка ясату аеруча мөһим. Грипп эпидемиясе вакытында, кешеләр авырап, даруханә юлын таптасалар, без аның барлыгын белмибез дә. Сәламәтлек-иң кадерле нәрсә, аның бәясен белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гриппка каршы вакцинация